Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Баллы тормыш”

Биектау авылында авыл хуҗалыгы ярминкәсе булып узды. Биектаулылардан кайберәүләр, үзләренә кирәкле товарларны алып өлгерү өчен, сәүдә булачак урынга иртүк килеп җиткәннәр иде. Авыл халкының ихтыяҗы нәрсәләргә аеруча зур булды соң?

Әлеге ярминкәдә иң күп сатылган товар Буадан китерелгән шикәр комы булды. Баллы продукциянең килограммы нибары 60 сум иде. Ә кибетләрдә ул ким дигәндә 15 сумга кыйммәтрәк. “Шикәрле” машина янында чират тезелде. Соңгы вакытта дефицитка әверелгән бу товарны һәркем дә арзанрак бәядән алып калырга ашыкты.

Авыл хуҗалыгы ярминкәсен оештыручылар, ыгы-зыгы булачагын алдан ук сизенеп, чиратлар алай ук озын булмасын өчен, аграрийларны иртәрәк - сәгать 6га ук килергә чакырганнар. Шикәр комы төягән “КамАЗ” машинасы янына беренче сатып алучылар сату рәсми рәвештә ачылганга кадәр ярты сәгать алдан җыелганнар иде инде. Без сатып алучылардан мондый ыгызыгының нидән килеп чыгуы белән кызыксындык.

- Кирәге чыгар дип алдык менә. Җәйгә дә озак калмады бит. Димәк, кайнатмалар ясар вакыт җитә. Җиләкләр өлгергәч, шикәр комы булмаса, нишләрбез? Җиләк-җимешне чыгарып ташлап булмый бит инде, - дип җаваплады сатып алучы Илгиз Гобәйдуллин.

- Тагын шикәр комы алырга кирәк әле. Кызыма да бирергә кирәк булыр. Тиздән бакча сезоны башланачагын, җиләкҗимешләр булачагын истә тотып алабыз. Әмма бик күп алырга җыенмыйбыз. Бозыла торган әйберләрне күпләп алмыйбыз. Бозылмый торган товарны гына алабыз, - дип сүзгә кушылды шикәр комы алырга чират торучы бер ханым.

Бәрәңгене күз ачып йомган арада алып бетерделәр. Аграрийлар аның килограммын 35 сумнан саттылар.

Ашлыкка да сорау булды. Бигрәк тә арпаны әйбәт алдылар.

- Биектау авылындагы авыл хуҗалыгы ярминкәсенә без көзен дә килгән идек. Әмма ул вакытта бездә арпа юк иде. Бу юлы сәүдә кызурак бара, - дип билгеләп үтте “Татарстан” хуҗалыгы вәкиле Гөлчирә Сабирова.

Казан ярминкәләрендә Шәпше сөтен талаша-талаша алып бетерәләр. Биредә дә аны алучылар күп булды, әмма шаушу купмады.

- Ни дисәң дә, Биектау - ул авыл җире. Биредә, мөгаен, сыер асраучылар бардыр һәм алар күршеләрен сөт белән тәэмин итәләрдер. Безнең сөткә ихтыяҗ булуга мин бик шат, - диде “Серп и молот” хуҗалыгы вәкиле Надежда Никитина.

Биектау ярминкәсендә төрле азык-төлек кенә түгел, декоратив-гамәли товарлар да тәкъдим ителде. Битаман һөнәрчесе үзенчәлекле сыерчык оялары ясый икән. Ярминкәдә итнең ниндие генә юк иде! Продукциянең сыйфаты яхшы булуын хуҗалыклардан килүчеләр ышандырып әйтте.

Ярминкәне оештыручылар республиканың башка районнары вәкилләрен дә үз товарлары белән сату итәргә чакырганнар. Биектаулылар сыр, казылык, йомырка, теплица комбинаты продукциясен дә яратып алдылар.

Ярминкәдәге товарларга бәяләр республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы киңәшләре буенча билгеләнгән. Сатып алучыларны тынычландырырга кирәк иде. Түбән бәяләр дефицит барлыкка килүдән куркучыларны җәлеп иткәндер, мөгаен. Димәк, кибет шүрлекләре бушап калмаячак, аларда продуктлар булачак. Аларны теләге булган һәркем килеп ала алачак. Экспертларның фаразлавына караганда, бер айдан вазгыять нормальләшәчәк. Чынлыкта ничек булачагын вакыт үзе күрсәтер.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев