Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Балкыш” елдан-ел яктырак балкый

Биектау районы үзәк мәдәният йортында Татастан ветераннары арасында уза торган “Балкыш” фестиваленең VII район этабы узды. Анда районның утыздан артык үзешчән башкаручылары һәм коллективлары катнашты. Ветераннарның чыгышларына Биектау районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Лилия Борһанова җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри бәя бирде.

Үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннарны Биектау районы ветераннар советы рәисе Муса Касюков сәламләде. Аларга уңышлы чыгышлар, күңел көрлеге, сәламәтлек теләде. Сәламәтлек дигәндә, аларның берсе генә дә сәламәтлеккә зарланмый. Иң өлкән катнашучы Фирадия Батырхановага 86 яшь. Аның авырып ятарга вакыты да юк. Актив тормыш авыруларны җиңәргә дә ярдәм итә.

“Аллага шөкер, безгә мондый чараларда катнашу бик тә ошый. Күңелләр күтәрелә, иҗат атмосферасы авыруларны да оныттыра, гаилә мәшәкатьләре турында да уйламыйсың. Образга башыңаягың белән кереп китәсең дә онытыласың. Сәхнә матур, пөхтә булуны таләп итә. Без тырышабыз”, - ди “Дуслык” ансамблендә җырлаучы Ләлә Абдрахманова.

Быел фестиваль җиденче тапкыр уздырыла. Үзешчән артистларның чыгышы да елдан-ел камилләшә бара. Биектау районы ветераннары фестивальнең гала-концертларында чыгыш ясый. Алган тәҗрибә эзсез югалмый. Фестивальнең район этабы моны тагын бер кат раслады.

“Актив тормыш алып баручы ветераннар беркайчан картаймый. Мондый фестивальләр, иҗатка тартылучы кешеләр өчен махсус оештырылган мәдәни хәрәкәт булганына без бик шат. Безнең үзебезнең йолдызларыбыз, җиңүчеләребез бар. Алар даими рәвештә безнең мәдәни чараларда катнашып киләләр”, - дип билгеләп үтте район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат Сабирҗанов.

“Яблоневый ряд” ансамбле солисткасы Ольга Курамшина фестивальдә даими катнашып килә. Биектау районына ул ерак Магаданнан күчеп кайта. Кайту белән үзенә хуш килерлек шөгыль таба - ансамбльдә җырлый башлый.

“Магадан өлкәсендә 15 ел дәвамында үзешчән сәнгатьтә катнаштым, - ди Ольга Курамшина. - Ансамбльдә җырладым, аерым башкаручы буларак та чыгыш ясадым. - Монда кайткач “Яблоневый ряд” ансамбле турында ишеттем һәм район мәдәният йортына килдем. Мине коллектив бик җылы каршы алды. Менә дүртенче ел инде ансамбльдә җырлыйм”.

Татарстан ветераннары арасында уза торган “Балкыш” фестиваленең VII район этабы үзенең җиңүчеләрен билгеләде. Алар 12 кеше. Сайлап алынган ветераннар фестивальнең зона этабында Биектау данын яклаячак. Зона этабы Арча районында узачак. Февраль аенда ветераннар район халкы алдында концерт куячак. Шунда ук район этабында җиңгән артистларны бүләкләү тантанасы да булачак.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев