Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Баланы тормышка әзерләү – үзе зур җиңү

Тәрбиясез, итагатьсез баланың, үсеп җиткәч, ил-көнгә, милләткә игелекле гамәлләр кыла алуына өметләнәсезме сез? Ә әхлаксыз җәмгыятьнең киләчәге матур булуына ышанасызмы? Бала тәрбиясе турында сүз чыкканда нәкъ менә шул сорауларны алга куярга кирәктер. 24-25 март көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә республиканың балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләре һөнәри бәйгегә...

Тәрбиясез, итагатьсез баланың, үсеп җиткәч, ил-көнгә, милләткә игелекле гамәлләр кыла алуына өметләнәсезме сез? Ә әхлаксыз җәмгыятьнең киләчәге матур булуына ышанасызмы? Бала тәрбиясе турында сүз чыкканда нәкъ менә шул сорауларны алга куярга кирәктер.
24-25 март көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә республиканың балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләре һөнәри бәйгегә җыелды. Анда республика бәйгесенең финал этабы узды. Бәйгедә барлыгы 89 педагог катнашты. Алар барысы да муниципаль һәм зона турларында җиңү яулаган тәрбиячеләр иде. Алар арасында Учхоз мәктәбе сыйныф җитәкчесе Зөлфия Малязина да бар иде. Ул "Кеше тәрбияләү" номинациясе буенча финалга чыкты һәм Дипломга лаек булды. Чернышевский мәктәбендә оештыру эшләре буенча укытучы булып эшләүче Екатерина Сагиева да шул ук номинация буенча Дипломга ия булды.
Бәйгедә Биектау данын яклаган укытучылар бик күп сынауларны үтеп, җиңүчеләр исеменә лаек булдылар. Алар "Тормышка һәм һөнәремә карашлар" дигән визит карточкасы белән чыгыш ясадылар, балалар коллективында тәрбия эшләрен алып бару буенча үз программаларын якладылар, таныш булмаган балалар коллективында "Без бергә" дип исемләнгән ачык дәресләр бирделәр. Безнең педагоглар шартлы рәвештә ата-аналар җыелышын уздырдылар. Җыелыш "Үзенә буйсындыра торган интернет уеннар" дигән бүгенге көннең иң актуаль темаларына багышланган иде. Алар, шулай ук, "Тәрбия: киләчәккә караш" дигән тема буенча түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр уздырдылар.
Бәйгедә катнашучыларның эшләренә мәртәбәле жюри әгъзалары бәя бирде. Алар арасында РТ мәгариф һәм фән министрлыгы, республиканың мәктәптән тыш эшләр Үзәге, мәгарифне үстерү институты, һөнәри белем бирү үзәге хезмәткәрләре бар иде.
Бәйгедә беренче тапкыр мәгариф учреждениеләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм мәгариф бүлекләре башлыкларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары катнашты.
Әлеге чарада катнашучылар Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында балалар бакчаларында белем бирүнең сыйфатын арттыру хакында фикер алыштылар, кадрлар һәм финанс мәсьәләләре, балаларның җәйге ялын оештыру һәм башка мәсьәләләр хакында сөйләштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев