Балаларны мәктәпкә әзерләргә булышыйк
Республикада "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе башланды. Ул берничә елдан бирле уздырыла һәм аннан Биектау районы да читтә калмый. Гаиләләр төрле булган кебек, аларның матди хәле дә төрлечә. Кайберәүләр, төрле сәбәпләр белән, балаларын мәктәпкә тиешенчә әзерли алмыйлар. Игълан ителгән акциянең үзенчәлеге - аз тәэмин ителгән, ишле гаиләләрдә үсүче беренче сыйныфка...
Республикада "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе башланды. Ул берничә елдан бирле уздырыла һәм аннан Биектау районы да читтә калмый.
Гаиләләр төрле булган кебек, аларның матди хәле дә төрлечә. Кайберәүләр, төрле сәбәпләр белән, балаларын мәктәпкә тиешенчә әзерли алмыйлар. Игълан ителгән акциянең үзенчәлеге - аз тәэмин ителгән, ишле гаиләләрдә үсүче беренче сыйныфка баручыларга һәм инвалид балаларга ярдәм күрсәтү. Безнең район территориясендә аны "Биектау" хәйрия фонды уздыра. "Мәктәпкә җыенырга булыш" хәйрия акциясен уздыру буенча оештыру комитеты оешма, предприятие, учреждение җитәкчеләренә анда актив катнашырга чакырып мөрәҗәгать итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев