Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

«Балалар тәрбияләүдә заман белән бергә атлау мөһим»

Иң мактаулы һәм хөрмәтле һөнәрләрнең берсе - балалар бакчасы тәрбиячесе. Ул сабыйны яшьтәшләре белән аралашырга да, нәниләрне бу дөньяда тиешле юнәлеш алырга да өйрәтә, аларга беренче белем һәм күнекмәләр дә бирә.

Биектау районының мәктәпкәчә учреждениеләрендә искиткеч бала җанлы тәрбиячеләр эшли. Алар - һәрчак якты йөзле, балалар белән сабыр мөгамәләдә, төркемдәге һәр тәрбияләнүчегә аерым якын килә белүче педагоглар. Балалар бакчаларында санарга, рәсем ясарга өйрәтәләр, музыка, физкультура, сөйләм телен үстерү дәресләренә йөртәләр.

Республикабызда уздырылган “Ел тәрбиячесе -2020” бәйгесе финалисты - «Сандугач» балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Хәкимова - шундыйларның берсе.Ул күп кенә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән дә бүләкләнгән.

Элек мәктәптә информатика һәм физика укыткан, соңрак үзен балалар бакчасы тәрбиячесе һөнәрендә тапкан. Ул, инде менә 6 ел бик теләп, мәктәпкәчә балалар белән эшли.

- Бу катлаулы һөнәрдә иң әһәмиятлесе - балаларны ярату, дип беләм. Чөнки бу мәхәббәт аркылы сабыйларның һәркайсын ишетү мөмкинлеге туа. Минем максатым - баланы ишетү һәм баланы ничек бар, шулай ярату. Үзем тәрбияләгән барлык сабыйларны да бертөсле яратам, - ди «Сандугач» балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Хәкимова.

Ләйсән Фәритовна, барлык коллегалары кебек үк, даими рәвештә квалификация күтәрү курсларында белемен арттыра. Анда практик белгечләр тәҗрибәләре белән уртаклашалар, яңа тенденцияләр өйрәнәләр.

- Балалар тәрбияләүдә һәрвакыт заман белән бергә атларга кирәклекне дә тоеп кайтасың андый курслардан, - дип җөпли язмабыз герое.

- Хәзерге балалар алга киткән, энергияләре ташып тора. Безнең буын белән чагыштырып та булмый. Мәктәпкә кергәндә без укый да, яза да белми идек, ә хәзер исә бакчаның әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр беренче сыйныф нигезләрен ала диярлек. Алар әле татар һәм инглиз телләрен дә өйрәнәләр. Бөтен яктан алга киткән балаларны өйрәтү тагын да кызыклырак, - дип ассызыклады Ләйсән Хәкимова.

Бала тәрбияләү белән бәйле бер генә һөнәрне дә гади дип әйтеп булмый, шуның өстенә әле ул бик зур җаваплылык та сорый. Шуңа да бу өлкәдә үз һөнәрен яратучылар, үз эшенә чын йөрәге белән бирелгәннәр генә хезмәт итә аладыр.

- Монда нәни кеше ала торган тәэсирләр дөньясы, әлегә буй җитмәс хыяллар дөньясы, әкиятләр, могҗизалар дөньясы. Күзләре янып торган балалар үзләренең иң кадерле, иң яшерен серләрен сөйләгәндә, самими шатлыклары белән бүлешкәндә, үземне балаларның якын дусты итеп тойганда, мин-бик тә бәхетле. Мөгаен, безнең һөнәребездә иң мөһиме дә шулдыр. Бәлкем, шул сәбәпле, мәктәпкәчә яшьтәгеләр белән эшләү миңа бик ошыйдыр, - дип фикерен аныклады «Сандугач» балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Хәкимова.

Бүген Биектау районында 38 балалар бакчасы, 1 мәктәпкәчә төркем эшләп килә. Мәктәпкәчә учреждениеләрдә 3 меңнән артык бала тәрбияләнә, 737 хезмәткәр эшли, шуларның яртысыннан күбесен педагоглар тәшкил итә. Аларның һәркайсы кем өчендер “икенче әни”, яки киң күңелле яхшы апа, яки яраткан, үз иткән тәрбияче дә бит әле.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев