Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Балалар имин ял итсен

Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Мөхлисов наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышы уздырды. Чыгыш ясаучылар игътибарны ирегеннән мәхрүм ителү урыннарыннан чыгарылган кешеләрне эшкә урнаштыру проблемасына, ирекле халык дружинасы эшенә, наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең мәктәпләрдәге эшчәнлегенә, балаларның җәйге ялын оештыруга һәм башка мәсьәләләргә юнәлттеләр. Җәйге каникул чорында укучылар өлкәннәр күзәтүендә булырга тиешләр....

Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Мөхлисов наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышы уздырды.

Чыгыш ясаучылар игътибарны ирегеннән мәхрүм ителү урыннарыннан чыгарылган кешеләрне эшкә урнаштыру проблемасына, ирекле халык дружинасы эшенә, наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең мәктәпләрдәге эшчәнлегенә, балаларның җәйге ялын оештыруга һәм башка мәсьәләләргә юнәлттеләр. Җәйге каникул чорында укучылар өлкәннәр күзәтүендә булырга тиешләр. Лагерьларда чакта, бер урыннан икенче урынга илткәндә аларның куркынычсызлыгы игътибар үзәгендә булсын, дип ассызыкладылар утырышта. Спорт чаралары, район музейларына, предприятиеләргә, фермер хуҗалыкларына сәяхәтләр - балаларның ялы аларның үсешенә һәм шәхес буларак формалашуына файдалы чаралар белән үрелеп барсын.

Фото http://miass.u74.ru/tags/antinarkoticheskaya/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев