Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Балалар өчен махсус урындыклар тапшырылды

«Бала - төп пассажир» акциясе кысаларында Татарстан Республикасы “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе барлык районнарга, шул исәптән Биектау районына да машинада бала утырып йөри торган махсус урындыклар таратты.

Юл йөрү кагыйдәләре буенча машинада утырып йөрүче һәр бала махсус урындыкларда утырырга тиеш. Кызганычка каршы, статистика буенча, балалар белән булган юл-транспорт фаҗигаләренең сәбәбен махсус урындыкларга утыртып яки каешлар белән эләктереп йөртмәүдә күрәләр.

Биектау районы “Өмет” социаль яклау үзәгендә районның юл хәрәкәте иминлеге бүлеге җитәкчелеге күп балалы ике гаиләгә махсус урындыклар тапшырды.

“Безгә юл хәрәкәте иминлеге бүлеге хезмәткәре шалтыратты һәм балаларга махсус урындык тәкъдим итте. Әлбәттә, без бик шатланып риза булдык. Гаиләдә 4 бала, һәрберсен урындык белән тәэмин итү өчен күп кенә акча кирәк”, - ди Гөлназ Сибгатуллина.

Вардуи Аветисян гаиләсендә дә тиздән 4 нче бала дөньяга киләчәк. Бу гаилә дә автобишек алырга хыялланган. Аңа дип җыелган акча хәзер инде башка кирәкяракларга тотылачак.

“Безне күкләр ишетте, дип уйлыйм. Безнең гаиләдә тагын бер бала туачак. Без бу бүләккә бик шат. Өч баланың махсус урындыклары бар иде инде. Без машинада балаларны утыртып йөртү кагыйдәләрен төгәл үтибез. Туачак сабыйга да автобишек алырга кирәк дип хыялланып йөри идек. Районның Дәүләт автомобиль инспекциясе җитәкчелегенә, район Башлыгына, социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләренә олы рәхмәтләремне җиткерәм”, - дип уртаклашты үзенең шатлыгын Вардуи Аветисян.

Яңа урындыкларга ия булган гаилә башлыклары шунда ук аларны машинага куеп карады. Ә Биектау районы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе башлыгы Айрат Әсәдуллин “Бала -төп пассажир” акциясе турында тулырак сөйләп үтте: “Балалар өчен махсус урындыклар “Бала - төп пассажир” дип исемләнгән оператив-профилактик чаралар кысаларында таратыла. Без даими рәвештә бу юнәлештә махсус рейдлар да үткәрәбез. Чараның төп максаты - юл хәрәкәтендә катнашучы иң яклаучысыз калган кешеләр - балаларның юлларда җәрәхәтләр алуларын киметү һәм булдырмаска тырышу”.

Б и е к т ау ЮХ И Д И бүл е г е ю л кагыйдәләрен тиешенчә үтәп йөрергә, тизлек режимын сакларга, борылышларда ашыкмаска, аеруча балалар утырган автомобильләр белән идарә иткәндә икеләтә игътибарлы булырга өнди.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев