Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Балалар бакчасын без һәрвакытта да якты хисләр белән искә алырбыз

Чыгарылыш кичәләре мәктәпләрдә генә түгел, балалар бакчаларында да була. Әлеге учреждениеләрдә дә балалар тәрбиячеләр, икенче йортларына әверелгән бакча белән хушлашалар һәм өлкән тормышка аяк басалар. Биектау районында 39 балалар бакчасы эшли. Балалар тарафыннан әти-әниләр өчен әзерләнгән бәйрәмне үз күзләребез белән күрү өчен без дә шундый бакчаларның берсендә булу бәхетенә ирештек.

- Минем бакчага гел барасым килеп торды. Хәзер менә бакча белән аерылышасы булгач, мин күңелсезләнәм. Безнең турыда кайгыртканнары өчен Галина Николаевна белән Чулпан Айратовнага бик зур рәхмәт, - дип үзенең хисләре белән уртаклашты Азалия Галимҗанова.

Педагогларга һәм тәрбиячеләргә карата рәхмәт сүзләре бәйрәм барышында әле күп тапкырлар әйтелде. Ничек кенә моңсу булса да, балалар үз рольләрен чын артистлар шикелле матур итеп башкардылар.

- Мин бакчада кызлар белән дуслаштым, без алар белән әниле-кызлы, шулай ук куышлы уеннарын уйнадык. Мәктәптә болай уйнарга ярамаганлыгын аңлыйм мин, анда укырга кирәк, - дип сүзгә кушылды Әмирә Каюмова.

Быел “Тургай” балалар бакчасыннан 60 бала тәрбияләнеп чыга. Алар барысы да диярлек беренче сентябрьдә Биектауның 1 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә очрашырлар. Алар булачак һөнәрләренә өйрәнү өчен нинди фәннәрне үзләштерергә кирәклеген хәзердән үк беләләр дә инде.

Реклама

- 1 нче сентябрьдә мин инженерлар әзерли торган сыныфка барачакмын. 5 нче июньдә, инженерлар сыйныфына эләгү өчен, квестлар башкарачакмын. Мондый сыйныфта бездә робот техникасы да булачак, - дип, үзенең киләчәк планнары белән уртаклашты Глеб Маланин.

Әти-әниләрнең чыгышы очрашуда көтелмәгән күренеш булды. Әти-әниләр К.Чуковскийның “Муха-Цокотуха” әкиятенә нигезләнеп сәхнәләштерелгән өзек күрсәттеләр. Сценарий буенча чебен әлифба табып ала һәм беренче сыйныфка укырга барырга җыена. Шушы уңайдан үзенең барлык таныш-белеш бөҗәкләрен җыя. Рәхәтләнеп күңел ачканда аны явыз үрмәкүч алып китә, чебенне кыю черки коткара. Чебенчеркиләрнең үзләренең әти-әниләре икәнлеген танып алып, балалар онытылып көлделәр. Яратып йөргән бакчаларындагы соңгы бәйрәм балаларның күңелендә менә шундый шаян, самими һәм якты, чын күңелдән, матур итеп аралашу-очрашу булып сакланыр.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев