Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

БАЛАЛАР БАКЧАСЫ АЧЫЛДЫ

Кече Рәс авылында тантаналы шартларда җитәкчеләр, ата-аналар һәм авыл кешеләре катнашында "Дуслык" балалар бакчасы ачылды. Балалар бакчасын ачуны Әниләр көненә туры китерделәр. Бу бит, чынлап та, яшь әниләргә олы бүләк. Биредә элекке мәктәп бинасын балалар бакчасына яраклаштырып үзгәрттеләр. Эшләр май аенда ук башланган иде, бинаны мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә карата куелган...

Кече Рәс авылында тантаналы шартларда җитәкчеләр, ата-аналар һәм авыл кешеләре катнашында "Дуслык" балалар бакчасы ачылды.
Балалар бакчасын ачуны Әниләр көненә туры китерделәр. Бу бит, чынлап та, яшь әниләргә олы бүләк. Биредә элекке мәктәп бинасын балалар бакчасына яраклаштырып үзгәрттеләр. Эшләр май аенда ук башланган иде, бинаны мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә карата куелган таләпләргә туры килерлек итү өчен бик күп нәрсәләрне үзгәртеп төзергә һәм җиһазларга туры килә.
Әлегә бирегә сигез бала йөри башлаган, аларны мөдирләре Гүзәл Зарипова җитәкчелегендә дүрт кешедән торган коллектив тәрбияли. Фаразлауларга караганда, тиздән бирегә йөрүче балалар саны артачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев