Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Балачак узган җирләргә күңел һәрчак ашкына

“Бәләкәч” балалар бакчасы үзенең 10 еллык юбилеен билгеләп үтте. Кайчандыр ул Биектау авылының иң зур балалар бакчасы булып саналды һәм районда зур белем бирү учреждениеләре төзелешенә старт бирде. 10 ел эшләү дәверендә 500дән артык кечкенә малай һәм кызларны тәрбияләп чыгарды.

- Мин үземнең төркемне бик яратам. Нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнлегенә өйрәткәннәре, тәрбия биргәннәре өчен тәрбиячеләргә, тәмле ризыклар белән сыйлаганнары өчен аш пешерүчеләргә мин бик рәхмәтле. Бакчада һәрвакыт бик күңелле, рәхәт булды, биредә минем дусларым да күп, - диде “Бәләкәч” балалар бакчасында тәрбияләнгән Камилла Гарипова.

“Бәләкәч” балалар бакчасының кунакчыл, күңелгә рәхәтлек бирүче бүлмәләреннән Камилла Гарипова моннан ике ел элек киткән, әмма матур хатирәләр онытылмаган. Хәзер ул икенче сыйныфта белем ала.

- Бакчада мәктәпкә караганда рәхәтрәк. Биредәге балаларга шуны әйтәсем килә: бакчага сөенә-сөенә йөрегез, мәктәптә әллә ни кызык юк. Мәктәптә, әлбәттә, бик күп яңалыклар беләсең, әмма барыбер бакчада яхшырак. Балачакның иң гүзәл вакыты - бакча, анда син йоклыйсың, ашыйсың, тәрбиячеләр белән шөгыльләнәсең, - дип өстәде “Бәләкәч”тә тәрбияләнеп чыккан Камилла Гарипова.

Хәзерге вакытта әлеге мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә йөрүче балалар шушы бакчага йөргән кыздан менә шундый теләкләр ишеттеләр. Хәзер кызның яраткан "Капитошка" төркемендә башка малайлар һәм кызлар.

Камилла “Биектау ТВ” телевизион каналында балалар программасын алып бара. Аның сюжетлары тәрбиячеләрне үзләренең “Бәләкәч” медиахолдингын булдыруга рухландырган. Бүгенге көндә әлеге яшь хәбәрчеләр безнең кебек үк “баштанаяк эшкә чумганнар”.

Әллә каян күзгә ташланып торучы стендлар, шулай ук тәмтомнар өстәле бакчада бөтен җирдә. Биредә һәрвакытта да шулай! “Бәләкәч” моннан 10 ел элек Биектау авылының иң зур балалар бакчасы булды. Шул чакта алынган максатлар бер дә кимеми, тормыш алга бара, ихтыяҗ арта һәм хәзерге вакытта төзелә торган мәктәпкәчә учреждениеләрдә урыннар саны 200дән дә ким булмый.

Бу көнне бакчага йөрүче нәниләр моның кадәрле кунак килүгә бик гаҗәпләнделәр. Әлегә алар үзләренә хәзер күп чыгыш ясарга туры киләчәген белмиләр. Чөнки “Бәләкәч” - барлык юнәлешләрдә дә яшь талантлар тәрбияләү урыны.

- Дөрес һәм матур итеп сөйли белү бик мөһим. Мондый сыйфат нинди дә булса максатыңа ирешергә теләгәндә үз фикереңне аңлаешлы итеп җиткерү өчен кирәк. Бу мәсьәләдә “Бәләкәч” - иң заманча балалар бакчасы. Биредә якты йолдызлар әзерли беләләр. Шундыйларның икесен без үз командабызга алдык та инде, болар - Ранель Абдуллов белән Камилла Гарипова. Алар “На десерт” балалар программасын алып баралар. Балалар белән логопедлар, тәрбиячеләр шөгыльләнә, шунлыктан алар үзләренең фикерләрен аермачык һәм төгәл итеп әйтә беләләр, - диде “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы - “Биектау хәбәрләре” газетасы редакциясе җитәкчесе Эльвира Мостафина.

Иң яхшы балаларны, әлбәттә инде, иң яхшы тәрбиячеләр үстерә. Аларның һәммәсенә дә хезмәтләрен иҗади мөнәсәбәттә башкарганнары, һөнәри осталыклары һәм хезмәтләренә тугры булулары өчен Мактау грамоталары тапшырылды. Алар белән киләсе унъеллыкка аяк атлавы да куркыныч түгел.

- Безнең планнар бик зурдан. 10 еллык юбилей хәтерләрдә озак сакланыр, чөнки безнең янга бик күп кунаклар җыелды, алар безне котладылар, бакчабыз турында бик күп яхшы фикерләр әйттеләр, үзебезгә сөйләп торырга да кирәк булмады, сөйләү кирәк тә түгел иде инде. Чын мәгънәсендә бик матур бәйрәм килеп чыкты, - диде “Бәләкәч” балалар бакчасы мөдире Ильвира Хәйретдинова.

10 елда мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе 500дән артык баланы тәрбияләп озаткан. Хәзерге вакытта биредә тагын 300 бала тәрбияләнә. Бакчадан чыкмыйча гына алар табигатьне яратырга һәм сакларга, биергә һәм җырларга өйрәнәләр, аларда хәтта яшь журналист мәктәбе дә бар. “Бәләкәч”не аерым дәүләт белән дә чагыштырырга мөмкин, чөнки аның хәтта үз гимны да бар.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев