Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

«Балачак академиясе» ишекләре һәр сабый өчен ачык

Әти-әниләр заманында ук гамәлгә кергән кагыйдәләр нигезендә, бер яшьлек сабый кимендә ун сүз белергә, ә яшь ярымда – җөмлә төзеп сөйләшергә тиеш. Әмма бүген мондый “вундеркинд”лар сирәк. Алай гына да түгел, мәктәпкәчә яшьтәге сабыйларның 70 процентының сөйләмендә кимчелекләр бар, ди белгечләр.

«Кояшкай» балалар бакчасы Биектау районында беренчеләрдән булып сабыйларны сөйләм теленә профессионал дәрәҗәдә өйрәтү юнәлешендә грант откан учреждениеләрнең берсе. Бакчага  3 яше тулган балалар гына түгел, аннан кечерәк яшьтәге балалар да йөри ала. Чөнки  биредә «Балачак академиясе» өстәмә белем бирү үсеш программасы нигезенә корылган  консультацион үзәк эшләп килә. 2019 елда  әлеге балалар бакчасы балалар һәм әти-әниләргә ярдәм итү юнәлешендә федераль бәйгедә  үз проекты белән катнашып, грант откан иде. Районның «Балачак академиясе» консультацион үзәге шул проектны тормышка ашыру кысаларында оешты.

Биредә дәресләр уен форматында уза. Логопед-укытучылар  авыр сөйләшә торган, авазларны дөрес әйтми торган балаларга  махсус система буенча һәр авазны, һәр сүзне әйтергә өйрәтәләр.  Акыл үсеше белән  беррәттән, балаларның сөйләм теле дөрес формалашу да мөһим. Чөнки телдәге кимчелекләр бала өчен күп кыенлыклар тудыра, аның акыл үсешен тоткарлый, ул үз фикерен ачык һәм аңлаешлы итеп башкаларга җиткерә алмый. Белгечләр балаларның сөйләм дефектын вакытында төзәтмәүнең куркыныч булуын белдерә. «Балачак академиясе» логопед-укытучылары  балага тәрбия бирүдә бик күп әйбер ата-анадан тора дип саный. Әгәр алар баланың дефектын кабул итеп, алга таба ниндидер адым ясыйлар икән, бала тизрәк үсеш кичерә. Андыйларның үзләренә дә җиңел, алар белән эшләү дә җиңелрәк. Шуңа күрә консультацион үзәктә әти-әниләр белән эшләүгә дә зур игътибар бирелә.

 “Без сөйләме бозылган балалар белән логопед дәресләре үткәрәбез. Логопед-укытучылар  өйдә сөйләмне автоматлаштыру буенча ата-аналарга консультацияләр бирәләр. Безгә яңа туган баладан алып, 7 яшькә кадәр балалары булган әти-әниләр мөрәҗәгать итә ала. Тәҗрибәле белгечләр аларга  психология, педагогика, диагностика буенча киңәшләр бирә”, - дип билгеләп үтте «Кояшкай» балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Татьяна Жиленко.

 «Кояшкай» балалар бакчасында «Балачак академиясе» үзәге үзенең  дәресләрен берничә бүлмәдә алып бара.  Актлар залында балалар белән база модульләре буенча дәресләр уза. Моннан тыш биредә осталык дәресләре, семинарлар, гамәли дәресләр алып барыла, әти-әниләргә шәхси консультацияләр бирелә.

“Уен форматында алып барыла торган дәресләр балаларның сөйләм телен үстерүдә  ярдәм итә, - ди «Кояшкай» балалар бакчасында  музыка дәресләре алып баручы Эльмира Гафиятуллина. – Уен белән узган дәресләрдә балалар материалны бик тиз үзләштерә, өйгә бирелгән материалны да автомат рәвештә кабатлый ала. Әниләр дә мондый алымнан үзләренә файда ала һәм тәрбия эшендә бик теләп катнаша”.

Үз баласын «Балачак академиясе» үзәгенә йөртүче  Люция Мөхәмәтҗанова да үзәкнең эшчәнлеге турында зур канәгатьлек хисләре белән сөйли: “Без үзәккә атнасына бер тапкыр киләбез. Балам да, үзем дә барытик уңай тәэсирләр генә алабыз”.

“Миңа да бик ошый, - дип сүзгә кушылды  Марина Федоровичева. – Дәресләр атнасына ике-өч көн алып барылса да бик яхшы булыр иде. Һәр көнне килер идек. Биредә үз эшенең чын осталары эшли. Кыскасы, супер”.

 «Балачак академиясе» әти-әниләргә дә, балаларга да бик ошый. Югары профессионал дәрәҗәдә мавыктыргыч, кызыклы һәм файдалы итеп уза торган дәресләрне бер генә әти-әни дә үз өендә оештыра алмый.  Болар барысы да балалар бакчасының бердәм, күмәк коллективы тырышлыгы нәтиҗәсе. Алар районда федераль бюджеттан финанслана торган проектларны беренчеләрдән булып тормышка ашыру эшенә алынды. Агымдагы 2021 елда бакча коллективы шул ук юнәлештә тагын бер җиңү яулады. Тиздән балаларның сөйләм телендә булган җитешсезлекләрне бетерү юнәлешендә эшне камилләштерү максатыннан «Кояшкай» балалар бакчасына яңа төр җиһазлар кайтачак.

Эрнест Абдулаев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев