Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Бала хокуклары сагында

Усад урта мәктәбе укучысы Елизавета Долматова икенче ел рәттән Татарстан Республикасының бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиленең ярдәмчесе итеп сайланды. Агымдагы елның март ахырында "Идел" яшьләр үзәгендә балалар җәмәгать кабул итү оешмасының чираттагы укулары узды. Елизавета Долматова быел да бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе итеп сайланды. Уку...

Усад урта мәктәбе укучысы Елизавета Долматова икенче ел рәттән Татарстан Республикасының бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиленең ярдәмчесе итеп сайланды.
Агымдагы елның март ахырында "Идел" яшьләр үзәгендә балалар җәмәгать кабул итү оешмасының чираттагы укулары узды. Елизавета Долматова быел да бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе итеп сайланды.
Уку барышында анда катнашучылар бала хокуклары темасы буенча фикер алыштылар, интеллектуаль уеннарда катнаштылар, судлар уздырдылар, эшлекле уеннар алып бардылар, тема буенча фильмнар карадылар, 2015-2016 елгы проектлар белән таныштылар, кызыклы шәхесләр белән очраштылар. Укучылар белән очрашуга Татарстан Республикасының бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина һәм республиканың балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев