Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Бакчачылар үз эшләреннән ямь, тәм табалар

Республика бакчачылары “Казан” агросәнәгать паркында уздырыла торган Бакчачы көнендә яшелчә һәм җиләк-җимешләр белән генә түгел, әле бал һәм кайнатмалар белән дә гаҗәпкә калдырдылар. Биектау районы да иҗат мәйданчыгында үз продукциясен тәкъдим итте.

Республика районнары, шулай ук Казан шәһәре күргәзмәдә үзләренең ярдәмче хуҗалыкларыннан алып килгән уңышны күрсәтергә ашыктылар. Безнең төбәк өчен гадәтләнгән яшелчәләрдән тыш биредә төрле сорттагы бал һәм умартачылык продуктлары, шулай ук виноград та бар иде. Александр Исаев виноград үстерү белән 20 елдан бирле мавыга икән. Әздән генә башлап җибәргән булган, ә бүген инде 30лап сорт үстерә, араларында шәраб ясый торганнары да бар. Әлеге җимеш безнең якларда үсми дигән фикерне кире кагып, ул һәр нәрсәнең уңай ягын күрергә өйрәнгән.

- Бездә кыш килүе һәм кар явуы әле әйбәт тә. Чөнки кар калын булып яуганда виноград куагына салкынга чыдавы җиңелрәк. Үзегез уйлап карагыз, көньякта салкыннар башланса, виноград шунда ук һәлак булачак. Ярминкәләрне уздырырга кирәк, чөнки биредә виноградны сатып була. Ә болай виноградны мин сату өчен түгел, үзем кызыксынып үстерәм, - диде Александр Исаев.

Һәр районда да ниндидер эш белән мавыккан кешеләр була. Бу турыда мәйданчыкларның бизәлешенә карап та фикер йөртергә була иде. Тегермәннәр, бассейннар, пөхтәләп, матурлап тезеп куелган яшелчәләр - боларның барысына да өйрәнергә, белергә кирәк бит. Безнең Биектау районы, мәсәлән, алма һәм бәрәңгедән трактор ясаган, ә аның руле артына авыл егетен утыртканнар. Әлеге сокланып карый торган гүзәллекне иҗат итәргә дүрт капчык алма һәм ике капчык бәрәңге киткән - алары көпчәк ролен үти. Әле тагын күпме баклажан, кыяр һәм кукуруз чәкәннәре дә файдаланылган. Кунакларны район артистлары каршы алды.

- Безнең шәһәр яны районында бакчачылык ширкәтләре бик күп, шуңа күрә дә без барыбыз бергә җыелып бәйрәм итәбез, җырлыйбыз, үзебезнең казанышларны күрсәтәбез. Менә күрәсезме - быел без җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдән нинди трактор ясап куйдык. Без инде хәзердән үк кызыклы идеяләр уйлап таба башладык һәм аларны киләсе елга тормышка ашырырбыз, дип торабыз. Бөтен серләрне дә ачып салмыйм инде. Бары шунысын гына әйтә алам - тракторыбыз да калыр, тагын ниндидер яңалык та булыр, - дип сөйләде Биектау муниципаль районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Лилия Борһанова.

Көз җитүгә һәм һава торышының салкынча, болытлы булуына карамастан, бакчачылар бәйрәменә кеше күп җыелган иде. Әлеге чарага Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде. Ул һәр мәйданчыкка да күз салды, матурлыкны һәм муллыкны билгеләп үтте, ярдәм программалары турында да искә төшереп узды.

- Барлык бакчачыларны шушындый әһәмиятле вакыйга белән котлыйм! Бездә 5 елдан бирле бакчачылык ширкәтләренә ярдәм программасы эшли. 5 елда республика бюджетыннан әлеге максатта 2,7 млрд сум акча бүлеп бирелде. Бу керү-чыгу юлларын ремонтлау да, су һәм электр белән тәэмин итү дә, каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларын ремонтлау да. Болар барысы да үз участокларында җиләк-җимеш, яшелчә культуралары үстерүчеләргә уңайлы булсын өчен эшләнә, - дип мөрәҗәгать итте җыелучыларга Рөстәм Миңнеханов.

Шәһәр халкы бакчачылар үстергән авыл хуҗалыгы продукциясен бик яратып алды, лотерея уенында һәм осталык дәресләрендә дә катнаштылар. Бу бәйрәм җирдә эшләүчеләр өчен генә оештырылмаган. Теләсә кемнең дә табынында бернинди өстәмәләр, катнашмалар кушылмаган тәмле ризыклар булдырасы килә. Ә инде тәвәккәллек итеп, үз эшеңне башлап җибәрер өчен рухлану кирәк. “Бакчачы көне-2021” ярминкә-күргәзмәсе нәкъ менә шуның өчен оештырылган да инде.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев