Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Бакча өйләрен рәсмиләштерәбез

- Бакчачылак ширкатендәге җирем милек буларак рәсми рәвештә теркәлгән. Хәзер инде анда салынган өйне теркисе бар. Ул нинди тәртиптә эшләнә? - Агымдагы елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән кагыйдәләр буенча бакча территориясендә өй төзү өчен берничә процедураны узарга кирәк. Билгеле булганча, бакча территориясендә өй яисә башка корылмалар төзү өчен рәсми оешмалардан...

- Бакчачылак ширкатендәге җирем милек буларак рәсми рәвештә теркәлгән. Хәзер инде анда салынган өйне теркисе бар. Ул нинди тәртиптә эшләнә?
- Агымдагы елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән кагыйдәләр буенча бакча территориясендә өй төзү өчен берничә процедураны узарга кирәк. Билгеле булганча, бакча территориясендә өй яисә башка корылмалар төзү өчен рәсми оешмалардан рөхсәт кәгазе таләп ителми. Әмма аны рәсмиләштерү өчен кадастр инженерыннан техник план төзетергә кирәк була. Техник план төзегәннән соң тиешле тәртиптә Татарстан Республикасы Росреестр идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Росресстрга сез өегезне исәпкә алу һәм аңа дәүләт теркәве уздыру турында гариза бирәсез. Гариза белән бергә техник план, җирнең сезнең милек икәнне билгеләүче документлар да бирелә. Гариза бирүче кеше дәүләткә 350 сум салым түли.
- Узган ел бакча өйләрен бушка гына да рәсмиләштереп була иде. Әмма мин мондый мөмкинлектән файдалана алмый калдым. Бүген инде кадастр инженерына техник план ясату өчен акча түләргә кирәк булачак. Бакча өен элеккечә бушка гына рәсмиләштерүнең башка юллары юкмы?
- Кызганычка каршы, Россия Федерациясенең "Күчемсез милеккә дәүләт теркәве уздыру" турында яңа законы чыккач элеккеге тәртип гамәлдән чыкты. Бакча өйләрен рәсмиләштерүдә үзгәрешләр кертеләчәге турында Росреестр узган елның көзендә үк бакчачыларны кисәтеп куйган иде. Бүгенге көндә бу юнәлештә нинди дә булса ташламалар каралмаган. Бакча өен яңа закон буенча рәсмиләштерергә туры киләчәк.
- Минем җәйге бакчам бар. Анда өй һәм мунча салынган. Әлеге корылмаларга дәүләт теркәве уздыру кирәк булачакмы?
- Закон буенча күчемсез милеккә сезнең хокук булсын өчен ул дәүләт теркәве узарга тиеш. Барытик шул вакытта гына әлеге объектны сезнеке дип санап була һәм сез аны сата, бүләк итә, алмаштыра һәм кемгә дә булса мирас итеп калдыра алачаксыз.
- Җәйге бакча җирендә өй салу өчен рөхсәт кәгазе кирәк буламы?
- Россия Федерациясе законы буенча җәйге бакча җирләрендә өй һәм башка төр күчемсез милек төзү өчен кемнең дә булса рөхсәте булу каралмаган. Димәк, бакчагызда өй төзү сезнең үз ихтыярыгызга гына бәйле.
Әгәр җир мәйданы шәхси йорт төзү өчен яисә шәхси хуҗалык алып бару өчен билгеләнгән икән (аерым бер торак пунктында), бу очракта йорт төзү өчен рөхсәт кирәк булачак. Соңыннан аңа техник план төзелә һәм шул документлар нигезендә җир һәм йорт кадастр исәбенә куела һәм дәүләт теркәве уза.
- Тиздән "дача амнистиясе" бетәчәк, дигән имеш-мимешләр йөри. Бу дөресме?
- Гомумән алганда, "дача амнистиясе" сроклы түгел. Әмма шәхси торак төзелеше объектлары өчен амнистия 2018 елның 1 мартына кадәр генә дәвам итә. Аңа кадәр шәхси йортка милек хокукын рәсмиләштерү өчен объектны сафка бастыру турында рөхсәт кәгазе кирәк булмаячак. Кадастр инженеры сезгә техник план ясый. Соңыннан, әгәр җир мәйданы тиешенчә рәсмиләштерелгән икән, йортка дәүләт теркәве генә үткәрәсез. Теркәү узганда дәүләткә 350 сум салым түлисез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев