Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Бабаларның батырлыклары турындагы хатирәләр - кыйммәтле мәгълүмат

“Россия минем тарихым” тарихи паркында тикшеренү эшләренә багышланган “Җиңүчеләрнең оныкчыклары” Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләрен котладылар. Конкурста барлыгы Россиядән һәм чит илләрдән 16 меңнән артык яшь кеше катнашты. Эксперт комиссиясе Татарстанда иң яхшы эшләрнең авторлары дип биш мәктәп укучысын билгеләде. Алар арасында Биектау районының Каенлык төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Артем Культяпов та бар. Ул - әлеге конкурсның җиңүчесе.

Артем Культяпов - Бөек Ватан сугышында көрәшкән солдатларның оныкчыгы. Артемга үз енең тикшеренү эшендә нәкъ менә шулар турында сөйләргә кирәк була да инде. Мондый бурычны аңа мәктәптә йөкләгәннәр һәм башта ул моны гади өй эше дип кенә кабул иткән.

- Тора-бара үзем дә кызыксынып киттем һәм бабаларыбыз турындагы мәгълүматны да күбрәк таба башладым, - дип үз фикерләре белән уртаклашты “Җиңүчеләрнең оныкчыклары” конкурсы җиңүчесе Артем Культяпов.

Гап-гади кызыксыну гаять зур тикшеренү эшенә әверелгән. Артем 4 елдан бирле үзенең борынгы бабалары турында яңадан-яңа мәгълүмат таба. Аңа бу мавыгуында интернет, китапханәләр, фондлар ярдәм итә. Әлбәттә, өлкәннәргә дә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Аңа бу эшендә әбисе булыша. Елизавета Ивановна оныгына үзенең әтиәнисеннән ишеткәннәр турында сөйли.

- Әти-әнием кичләрен барыбыз бергә җыелганда әтиләре турындагы хатирәләрен яңартып, аларның ничек фронтка китүләре, солдатларны армиягә озатулары турында сөйләргә яраталар иде. Мин аларны кызыксынып тыңладым, күп нәрсәләрне истә калдырдым, менә шуларны Артемга сөйләдем дә инде, - диде Артемның әбисе Елизавета Культяпова.

Артем тарих белән математиканы ярата. Ә өендә ул - абый һәм ярдәмче. Мондый хатирәләр аның өчен бары тик тарих кына түгел. Тупланган мәгълүматны ул туганнарына тапшырырга һәм, үсеп җитеп, үзе әти булгач, балаларына сөйләргә җыена.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев