Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

А.Здунов ТФБ-Финанс турында: «Юридик затлар ризалыгыннан башка андый эшләр булмый иде»

Татарстан икътисад министры ТФБ-Финанс эшчәнлеге турында Иминият кертемнәре агентлыгы тикшерүе төгәлләнгәннән соң сөйләшеп булачак, дип белдерде. «Юридик затлар ризалыгыннан башка андый эшләр башкарыла алмый иде. Кайнар линия адресына сораулар керде, әмма акчалар рөхсәтсез күчерелү турында булмады», - дип сөйләде журналистларга ТФБ-Финанс кертемчеләре турындагы сорауга җавап биреп Татарстан икътисад министры Артем...

Татарстан икътисад министры ТФБ-Финанс эшчәнлеге турында Иминият кертемнәре агентлыгы тикшерүе төгәлләнгәннән соң сөйләшеп булачак, дип белдерде.
«Юридик затлар ризалыгыннан башка андый эшләр башкарыла алмый иде. Кайнар линия адресына сораулар керде, әмма акчалар рөхсәтсез күчерелү турында булмады», - дип сөйләде журналистларга ТФБ-Финанс кертемчеләре турындагы сорауга җавап биреп Татарстан икътисад министры Артем Здунов.
«Открытие Брокер» компаниясе аналитигы Андрей Кочетков «Татар-информ»га кертемчеләрнең акчалары алар үзләре белмәгән килеш ничек итеп ышаныч идарәсендә булуы турындагы вазгыятьне күзаллау кыен, диде.
«Мөгаен, сүз банкның клиентлардан алган акчаны депозитта куллануы, билгеле бер инвестиция программасы булып, банкның билгеле бер өлешен, әмма персонализацияләнгәнен түгел, үз исеменнән бүтән компаниянең ышаныч идарәсенә бирүе турында барадыр», - дип билгеләп үтте эксперт.
Банклар, аналитик сүзләренчә, кредитлар бирүдән тыш, акча эшләү ысулы буларак инвестиция эшчәнлеге дә алып баралар.
«Без барыбыз да банк бары кредитлар бирә дип ияләшкәнбез, әмма чынлыкта банк шулай ук үз акчаларын облигацияләргә салырга мөмкин - дәүләтнекенә булган кебек корпоративныкыларга да, фонд базарында, валюта базарында операцияләр үткәрергә мөмкин. Ул шулай ук әлеге акчаларны башка компанияләр идарәсенә дә бирергә мөмкин».
Кочетков фикеренчә, әгәр дә клиент килешүләр төземи икән, аның акчалары өченче затка бирелергә тиеш түгел. Әгәр дә инде шундый хәл булган икән, банк инвестиция программасын алып барамы әллә акчаларны турыдан-туры биргәнме икәнен ачыкларга кирәк.
«Әгәр дә турыдан -туры акчалар бирелсә - мәсәлән, кеше банкка 200 мең акча салса һәм ул акчалар аннан идарәнең шәхси ышаныч счетында булса, килешүдә вак хәрефләр белән язылган язуларны карарга кирәк», - дип сөйләде эксперт.
«ТФБ-Финанс» сайтында «Доверительное управление» бүлегендә килешүнең 9 төрле варианты бар - физик затлар һәм юридик затлар, шәхси инвестиция счетлары килешүләре (ИИС). Барлык килешүләрдә башисемдә әлеге килешү мөлкәт белән идарә итү ышаныч килешүе яки ИИС килешүләре дип язылган.
«Дөресен генә әйткәндә, үзебез кул куя торган кәгазьләр белән бик игътибарлы эш йөртергә кирәк. Кәгазь - ул юридик яктан җаваплылык йөкләүче документ», - диде Кочетков.
татар-информ
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев