Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Айбашта сайлаулар оешкан төстә үтә. Битаманда сугыш ветераны беренчеләрдән булып тавыш бирде

Айбашта сайлаулар оешкан төстә үтә 1285 нче Айбаш сайлау участогында сайлаучылар исемлегенә 316 кеше кергән, көндезге сәгать 12 гә аларның 194 е тавыш биргән. Участок сайлау комиссиясе рәисе Алсу Наил кызы Лотфуллина әйтүенчә, сайлаучылар югары активлык күрсәтәләр, сайлау участогына күтәренке кәеф белән киләләр. Көннең беренче яртысында Айбаш мәктәбе укучылары көче...

Айбашта сайлаулар оешкан төстә үтә
1285 нче Айбаш сайлау участогында сайлаучылар исемлегенә 316 кеше кергән, көндезге сәгать 12 гә аларның 194 е тавыш биргән. Участок сайлау комиссиясе рәисе Алсу Наил кызы Лотфуллина әйтүенчә, сайлаучылар югары активлык күрсәтәләр, сайлау участогына күтәренке кәеф белән киләләр. Көннең беренче яртысында Айбаш мәктәбе укучылары көче белән әзерләнгән концерт булган.

Әлеге участокта быел 4 яшь сайлаучы беренче тапкыр тавыш биргән, болар - Фирдүс Сафиуллин, Искәндәр Хәйруллин, Алина Поливес һәм Рәмзинә Рәхимова. Яшь сайлаучыларның өчесе Казан вузлары студентлары, Рәмзинә - укуын тәмамлап, Казанда эшли. Алсу Лотфуллина яшь сайлаучыларга блокнотлар һәм авторучкалар бүләк итте.

Тавыш биргән сайлаучылар арасында бер юбиляр да бар иде, бу - бөтен гомерен мәгариф һәм балалар тәрбияләү өлкәсендәге эшкә багышлаган Наҗия Каюм кызы Хәмитова. Аңа 70 яшь тулган. Сайлау комиссиясе рәисе аны түгәрәк туган көне белән котлап, тазалык-саулык, озын гомер, бәхет-шатлыклар, иминлек теләде һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Битаманда сугыш ветераны беренчеләрдән булып тавыш бирде

1297 нче Олы Битаман сайлау участогында җанлылык һәм бәйрәм рухы хөкем сөрә. Биредә беренчеләрдән булып сайлау участогына килүчеләр арасында сугыш ветераны, ике Дан ордены кавалеры Мансур Һидият улы Мөлеков та бар иде.

- Мин сайлауларга һәрвакыт иртәнге якта ук күтәренке күңел белән киләм. Минем буын - сугыш ачысын татыган буын, фронтта да, тылда да бик күп авырлыклар күрдек. Шуңа күрә без тыныч тормышның, иминлекнең бәясен башкаларга караганда яхшырак беләбез. Мин тынычлык өчен, балаларымның, оныкларымның, оныкчыкларымның имин һәм бәхетле тормышы өчен тавыш бирәм, - диде Мансур абый.

Сайлау участогына Ләлә Абдуллина беренче тапкыр килгән. Ул физкультура һәм спорт академиясенең 2 нче курсында укый.

-Мин сайлауларда катнашуны үземнең граҗданлык бурычым дип саныйм. Татарстан Республикасы Президентын, авыл, район депутатларын сайлау җаваплы да, кызыклы да бит. Мин беренче генә тапкыр килдем, бирегә кешеләр күтәренке кәеф белән киләләр. Башкалар арасында минем тавыш та булуга мин бик шат, - диде Ләлә.

-Яшь сайлаучыга сайлау комиссиясе рәисе Гөлнара Төхвәтуллина бүләк тапшырды.

Тагын бер яшь сайлаучы - Гөлнара Карнаева. Ул Казан кооператив институты студенты. Быел сайлауларда икенче тапкыр катнаша.

-Кешеләр сайлауга актив килә, хәтта бюллетеньнәр алу өчен чират та барлыкка килде. Комиссия әгъзалары көйле, тиз һәм төгәл эшлиләр. Сайлау участогында бәйрәм рухы сизелеп тора, - диде Гөлнара.

Иртәнге сәгать 10 га Олы Битаман сайлау участогындагы 629 сайлаучының 192 се тавыш биргән иде инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев