Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Авылга машина кую урыннары кирәк

Бер аягың - машинада, икенчесе балалар бакчасында. Балаларын бакчага яки мәктәпкә китерүче әти-әниләр нәкъ менә шушындый кагыйдә буенча яшиләр. Юл хәрәкәтендә катнашучыларга, руль артындагыларга һәм җәяүлеләргә шундый җавапсыз мөнәсәбәт юл-транспорт фаҗигаләре һәм юлларда зыян күргән балалар турындагы күңелсез яңалыкларны тудыра.

Әлеге проблема 15 меңләп кеше яши торган Биектау авылында аеруча кискенләшә. Мәктәпкә йөрүчеләр һәм бакчаларда тәрбияләнүчеләр саны арта, ә юллар киңәйми һәм машина кую урыннары да артмый.

Газетага язылучылар безгә белем бирү учреждениеләре янында машиналарны кем ничек тели, шунда куеп китүләре - җавапсыз мөнәсәбәт турында еш зарланалар. Әти-әниләр машиналарын башка транспорт чараларына юлны каплап, алда ни булганын күрә алмаслык итеп калдырып китәләр. Шунлыктан машина артыннан йөгереп чыккан баланы күрми калырга да мөмкиннәр. Шофер аны тиз генә күреп кала алса ярый да бит. Проблемалы урыннар рейтингында - район үзәгендәге “Рябинушка”, Биектау авылындагы “Сандугач” һәм “Бәләкәч” балалар бакчалары, шулай ук барлык үзәк мәктәпләр - Биектауның 2 нче, 3 нче, 4 нче мәктәпләре. Биектауның 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе “Бәләкәч” балалар бакчасының янәшәсендә генә. Шунлыктан урыннарны бүлергә туры килә. Машиналар урам буйлатып юл кырыйларында кала. Күпләр машиналарын кибетләр янында калдыралар да, юлны балалары белән җәяүләп дәвам иттерәләр.

Машина йөртүче берәүнең фикеренчә, балалар бакчасы артына машиналар кую өчен яңа урын ясап кую проблеманы хәл итәр иде. Анда хәтта керү урыны һәм түшәлгән юл да бар. Әмма электртапшыргычлар линиясе булганлыктан, куркынычсызлык техникасы таләпләре буенча анда юл салырга ярамый. Машина кую урыннары турында төзегән вакытта уйларга кирәк булгандыр. Ә хәзергә исә биредә бөтенесе дә руль артындагылар һәм җәяүлеләрнең игътибарлылыгына бәйле.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев