Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Авыл үсеше - республика үсеше

Агымдагы атнаның чәршәмбесендә Биектау районына Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов килде. Ул Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм Дөбьяз авыл җирлеге башлыгы Әсхәт Низамов белән Дөбьяз авыл җирлеген карапкүзәтеп чыкты.

Эш сәяхәте вакытында абруйлы кунак Рубцов яңа крестьян-фермер хуҗалыгында да булды. Аннары Кече Солабаш авылындагы “Хыял бакчасы” балалар мәйданчыгыпаркка килде. Заманча яңа парк - Биектау районында мондый юнәлештәге беренчесе. Аның янәшәсендә тиздән мини-футбол кыры, бераз алгарак узгач авыл мәдәният йорты барлыкка киләчәк.

Депутат Латыйпов лар гаиләсенең роботлаштырылган гаилә фермасындагы яңалыклар белән танышты һәм игътибарны авыл җирлекләрендә авыл хуҗалыгын үстерү зарурлыгына юнәлтте.

Кунаклар шулай ук гомуми белем бирү мәктәбе бинасын карадылар һәм мәктәп коллективы белән очраштылар. Мәктәп директоры Ринат Хәсәнов “Үсеш нокталары” кабинетлары, мәктәп музее һәм ашханә белән таныштырып чыкты.

- Бик күп нәрсәләр сездән тора, - диде Илдар Ирекович укытучыларга. - Мәгарифнең алга таба үсеше һәм киләчәге сезнең кулларда.

Р ө с т ә м Г а л и у л л о в и ч әйт үенчә, әлеге мәк тәп коллективының үзенә хас үзенчәлеге һәм ныклы үзәге, нигезе бар һәм менә шулар бәрабәренә ул даими үсештә яши.

Кунаклар шулай ук С. Сәйдәшев исемендәге Сәнгать мәктәбенең Дөбьяз бүлеген дә карадылар. Илдар Гыйльметдинов мәктәпкә ноталар җыентыклары бүләк итте.

Эш сәяхәтенең азагында Илдар Гыйльметдинов гражданнар җыенында катнашты. Ул Россия һәм республика программаларының мөмкинлекләре, аларны тормышка ашыру нәтиҗәсендә авыл җирлекләренең төзелешне үстерә һәм авыл җирендә төзекләндерү эшләренең сыйфатын яхшырта алуы турында сөйләде. Депутат халыкның әлеге чараларга мохтаҗ катлавына ярдәм итү зарурлыгына һәм авыллар үсешенең Татарстан өчен бик мөһим булуына аерым тукталды.

Авыл җирлеге башлыгы Әсхәт Низамов агымдагы елдагы эш нәтиҗәләре турында сөйләде. “Ятим балаларны торак белән тәэмин итү” программасы буенча 8 фатирлы йорт салынган, Кече Солабаш авылында заманча яңа парк файдалануга тапшырылган, аның ачылышы сентябрьгә планлаштырылган. Ул мәктәпнең дә, балалар бакчасының да яңа уку елына тулысынча әзер булуы турында әйтте. Әсхәт Низамов халыкны эш мәсьәләләрендә активрак булырга һәм авыл хуҗалыгын үстерергә өндәде.

Очрашу азагында район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин озак еллар буена җирле үзидарә органнарында эшләгән Илсия Мөхәммәтвәлиеваны ТАССРның 100 еллыгы медале белән бүләкләде.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев