Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре тәҗрибә уртаклаштылар

Районның икътисади үсеше дә авыл хуҗалыгында эшләрнең уңышлы баруына бәйле. Шунлыктан Биектау районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе оештырган семинарга авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре бик теләп йөриләр.

Быелгы сезонның төп үзенчәлеге май аеның бик кызу булуында. Температура бик югары күтәрелде, елның әлеге фасылына хас төнге кыраулар төшмәде. Мондый яз авыл хуҗалыгы эшләрен башкаруга йогынты ясамый калмады. Хуҗалыклар чәчүне бик тиз тоттылар, чөнки туфракта дым барында чәчеп калырга кирәк, тиешле вакытны уздырсаң, шытымнарның, гомумән, чыкмавы да ихтимал. Кукуруз, мәсәлән, корылыкка чыдам, дымны күп таләп итми торган культура санала. Биектау районында гадәткә кергән семинарда авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләр арасында сүз нәкъ менә безнең климат шартларында кукуруз һәм бодай үстерү үзенчәлекләре, аграрийлар туплаган тәҗрибә һәм мул уңыш алу серләре турында барды да инде.

- Мондый семинарларга без яратып йөрибез. Биредә күп мәсьәләләрне кузгатырга була, чөнки бөтенебез дә бер район эчендә, һава торышы, климат шартлары да нигездә бер үк төрле. Шунлыктан без хезмәттәшләр белән ирешкән уңышларыбыз турында гына түгел, уртак проблемалар хакында да ачыктан-ачык сөйләшә алабыз, - диде “Соватех” авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры Искәндәр Хәкимуллин.

Туфрак өчен минераль ашламаларның ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында узган көздә үк сүз алып барылган иде. Бөтенесен дә тиешенчә һәм тиешле күләмдә башкарган хуҗалыклар яхшы чәчүлекләргә ия булдылар да инде. Бу эштә алда баручылар - “Битаман”, “Татарстан”, “Серп и молот”, “Әсән” һәм Хәмдиев крестьянфермер хуҗалыгы. Алар сенаж салуга әзер, ә ул - сыерларның иң яраткан азыгы. Бу исә әлеге хуҗалыкларда савым алуда да бөтенесе дә әйбәт булачак дигәнне аңлата.

- Семинар-киңәшмә “Битаман” хуҗалыгында бөтенесе дә биредә эшнең ничек алып барылуын күрсеннәр, ә берочтан чәчүлекләрне дә кабул итсеннәр өчен оештырылды. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре район хуҗалыкларында булдылар, басуларда кемдә нинди чәчүлекләр булуын, кемнең ничек эшләвен күрделәр, - дип, семинарга йомгак ясады Биектау районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рәхимҗан Кәримов.

Кемнең ничек эшләвенә Биектау муниципаль районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да бәя бирде. Ул авыл хуҗалыгы вәкилләре белән аралашты һәм аларны бер-берсе белән ешрак очрашып, ярдәмләшеп, алдынгы тәҗрибә белән уртаклашып эшләргә чакырды. Авыл хуҗалыгы лидерлары уңыш серләре белән уртаклашырга гына түгел, моңа ничек ирешергә кирәклеген гамәлдә дә күрсәтеп бирергә әзерләр.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев