Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Авыл хезмәтчәннәре сөткә кытлык булмаячак, диләр

Якшәмбе көнне Биектау районында иртәнге 7дән авыл хуҗалыгы ярминкәсе эшли башлады. Анда Биектау авылындагы спорт комплексы янындагы мәйданда кулай бәяләрдән Биектауда гына түгел, республиканың башка төбәкләрендә дә җитештерелгән яшелчәләр, ашлык һәм ит, шулай ук башка товарлар сатып алырга мөмкин булды. Азык-төлек җитәрлек, ыгызыгы ясарга кирәкми, диләр авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр. Санкцияләрнең авыл хуҗалыгы берләшмәләре эшенә йогынты ясаганмы-юкмы икәнлеген белү өчен без “Серп и молот” хуҗалыгына юнәлдек.

“Серп и молот” авыл хуҗалыгы предприятиесе һәр авыл хуҗалыгы ярминкәсенә дә 500әр литр сөт китерә. Алар мондый продукцияне ихтыяҗга карап та китерә алалар. Хуҗалыкта барлыгы мең өч йөздән күбрәк сыер асрала, шуларның 420се - савым сыерлары. Көненә һәр сыердан 20 килограммнан артык сөт савалар. Әлеге күрсәткечләр хәзерге вакытта да сакланган. Моңа кадәр алар чит илдә эшләнгән саву аппаратларыннан файдаланган булганнар.

- Бездә чит илдән кайтарылган җиһазлар, шулай ук сөтүткәргечләр дә. Запас частьләрнең кайберләрен үз илебездә эшләнгәннәренә алыштырдык. Россия җитештерүчеләре кайбер товарларны эшләп чыгаралар. Хәзерге вакытта чит ил платаларын ремонтлау белән шөгыльләнүче фирмалар бар, - диде “Серп и молот” хуҗалыгының баш зоотехнигы Платов Андрей.

Шулай ук фермаларны ремонтлаганда кирәк була торган металл һәм агач та кыйммәтләнгән. Мал тозына һәм кайбер башка азык өстәмәләренә бәяләр арткан. Әмма хуҗалыкта катнаш азыкны, шулай ук силосны да үзләре әзерлиләр. Бу азык киләсе уңышка кадәр җитәрлек. Андрей Платов сүзләренә караганда, әлегә борчылырлык сәбәп юк. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчеләре дә шушы фикерне хуплый.

Реклама

- Санкцияләр кертелүдән бездә савым кимемәде, ул узган елгы дәрәҗәдә, хәтта бераз күбрәк тә әле. Уңыш та кимемәс дип уйлыйм. Хуҗалыклар ашлама сатып алалар, алар барысы да үз илебездә җитештерелгән, - дип аңлатты Биектау районының авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфар Әхмәтгалиев.

Башка төр авыл хуҗалыгы продуктлары - яшелчә, ярмалар, ит, сөт, йомырка да җитәрлек күләмдә. Узган якшәмбедә Биектау районында оештырылган ярминкәдә боларның һәммәсен дә кулай бәяләрдән алырга мөмкин булды. Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр башкала халкының ихтыяҗларын да канәгатьләндерергә әзер. Башланып киткән ярминкәләр апрель аенда да дәвам иттереләчәк.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев