Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Авыл хезмәтчәннәре мактауга лаек

Биектау районының Шәпше авылында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Гадәттә ул Россиядә октябрьнең икенче якшәмбесендә билгеләп үтелә, әмма коронавируска бәйле чикләүләр кертелгәнлектән, тантананы күчереп торырга туры килде. Механизаторлар һәм комбайнчылар, шоферлар һәм агрономнар, фермерлар, азык-төлек һәм эшкәртү предприятиеләре белгечләре һәм башка бик күпләр - авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче һәркем бу көнне үзенең бәйрәме дип саный. Бәйрәмдә иң яхшы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре зур хөрмәткә лаек булды.

Мәдәният йортында күңелле көйләр яңгырый, ә холлда Биектау районының авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре алып килгән продукциядән күргәзмә оештырылган. Җирле артистларның чыгышлары кунакларның күңелләренә хуш килде. Әмма шулай да бәйрәмнең төп кунаклары алдынгылар - югары күрсәткечләргә һәм нәтиҗәләргә ирешә алулары белән аерылып торучы иң яхшы кыр хезмәтчәннәре. Аларны һөнәри бәйрәмнәре белән Башкарма комитет җитәкчесе Равил Хисаметдинов котлады. Ул быелгы шартларда эшләүнең ничек катлаулы булуын да искә төшереп үтте.

- Үзенчәлекле һава шартларына бәйле рәвештә быел урыпҗыю эшләре, 11 нче июльдә башланып, 25 нче августка төгәлләнде. 2010 нчы елның көзендә Рөстәм Галиуллович башлап җибәргән күркәм гадәт буенча без авыл хуҗалыгының алдынгы хезмәтчәннәрен матди яктан кызыксындыруны дәвам иттек, - диде Башкарма комитет җитәкчесе Равил Хисаметдинов.

Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов басуларда тир түгеп эшләүчеләр аеруча зур рәхмәткә, игътибарга лаек, дип билгеләп үтте. Чөнки алар, шәһәргә якын яшәсәләр дә, туган авылларын ташлап китмиләр, республиканың авыл хуҗалыгын үстерү хакына тырышып эшләүләрен дәвам иттерәләр.

Премия һәм бүләкләр дә нәкъ менә шундый кешеләргә - үз эшләрендә иң яхшыларга булды. Кыр хезмәтчәннәренә республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары, Башкарма комитет җитәкчесенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Сезон дәвамында игеннәрне урдыруда, җыеп алуда, суктыруда эшләгән алдынгылар нормаларын арттырып үтәгән өчен премияләр алдылар. Шулай ук “Һөнәре буенча иң яхшылар” да билгеле булды, андыйлар арасында Бөреле авыл хуҗалыгы предприятиесеннән үзенең “КамАЗ” машинасында ашлыкны барысыннан да күбрәк, 30 мең тонна-километр кайтарган шофер Айрат Шәрипов та бар. Ул үз һөнәрендә 20 елдан артык эшли һәм премиягә лаек булуы да беренче тапкыр гына түгел. Айрат Шәрипов үзен хезмәтеннән башка күз алдына да китерә алмавы турында әйтте.

- Шоферлыкка укып чыктым да, руль артына утырдым. Шул вакыттан бирле мин һаман юлда. Авылда эшләвемнән дә бик канәгать, - диде Айрат Шәрипов.

Бәйрәм азагында районның иң көчле хуҗалыкларын билгеләделәр. Иң яхшы предприятие, узган елдагы кебек, рентабельлелеге якынча 20% булган, ә бу район буенча уртача күрсәткечтән 40 процентка диярлек югарырак, “Битаман” хуҗалыгы. Икътисади яктан иң тотрыклы хуҗалык дип рентабельлелеге 10 % тәшкил иткән “Татарстан” агрофирмасы аталды. Матди-техник базаны ныгыткан һәм җитештерү чараларын арттырган өчен “Красная заря” кооперативы бүләкләнде. Хуҗалык җитәкчеләренә, көч һәм тотрыклылык гәүдәләнеше буларак, байраклар тапшырылды.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев