Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Авыл җирлекләрендә узган елга йомгак ясыйлар

Биектау районында гражданнар җыеннары уздырыла башлады. 2020 елгы эш нәтиҗәләре турында сөйләшергә беренчеләрдән булып Шәпше авыл җирлегендә яшәүчеләр җыелды. Җыеннар шулай ук Суыксу һәм Иске Казан авыл җирлекләрендә дә узды.

Халык алдында авыл җирлегенең белем бирү учреждениеләре, Эчке эшләр министрлыгы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре чыгыш ясап, тормыш-көнкүрешне ничек куркынычсыз итү турында киңәшләр бирделәр һәм игътибарны йортка янгын сигналы куйдыруның ни дәрәҗәдә мөһим булуына юнәлттеләр.

Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мурад Булгаков авыл кешеләре файдалана ала торган федераль һәм республика программалары турында сөйләде. Ул шулай ук үзара салым программасын гамәлгә ашыруның мөһимлеген билгеләп үтте, чөнки халык тарафыннан җыела торган әллә ни зур булмаган акчалар алга куелган максатның бары тик әһәмиятен генә белдерә.

- Сез җыйган акчаларга үз чиратында республика 4 тапкыр күбрәк өсти. Сезгә әлеге программа ярдәмендә күп акчалар сарыф итмичә генә зур проблемаларны хәл итү мөмкинлеге бирелә. Моңа битараф калмасагыз иде, - дип искәртеп үтте Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мурад Булгаков.

Авыл җирлекләре башлыклары бюджет сәясәте тармагындагы эш нәтиҗәләре, социаль хезмәтләр эшчәнлеге, авыл хуҗалыгын үстерү, авылларны төзекләндерү, шулай ук авыллар һәм бистәләрнең гомуми үсеше турында сөйләделәр. Иске Казан авыл җирлеге яшьләре, гаилә корып, үз авылларында төпләнеп калалар. Соңгы елларда АПК программасы нигезендә 6 яшь гаилә йорт салып чыккан, шулай ук 8 яшь гаилә йортларын үз көчләре белән төзегәннәр. Суыксу авыл җирлегендә бер елда гражданнарның нигездә торак-коммуналь хуҗалыкка һәм төзекләндерүгә кагылышлы 207 мөрәҗәгате каралган. Шәпше авыл җирлегендә уңышлы эшләп килүче хуҗалыклар белән беррәттән яшь фермер хуҗалыклары да актив үсештә.

Район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин үзенең чыгышында, саннардан аерылып, телне саклау өчен балаларны милли гореф-гадәтләр рухында тәрбияләүнең мөһимлеген тагын бер тапкыр искә төшерде.

- Татарстанда 2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Балалар кечкенәдән үк милләтнең бөтенлеген һәм кыйммәтен аңлап үссеннәр өчен гаиләдә туган телдә аралашу бик әһәмиятле. Узган ел барыбыз өчен дә шактый катлаулылыклар тудырса да, ул әйләнә-тирәңдә теләсә кайсы вакытта ярдәм итәргә әзер торучы мәрхәмәтле кешеләр булуның ни дәрәҗәдә мөһим икәнлеген күрсәтте, - диде район Башлыгы Рөстәм Галиуллович.

Җыеннар барлык авыл җирлекләрендә дә узачак һәм алар февраль урталарына кадәр дәвам итәчәк.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев