Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Авыл җирлекләре чистара, матурая, ямьләнә бара

Республикакүләм программалар - районнарны һәм авылларны үстерү өчен менә дигән мөмкинлек. Мәсәлән, “Безнең ишегалды” программасы нәтиҗәсендә 5 елда Татарстандагы 6,5 меңнән күбрәк ишегалдын тәртипкә китерү планлаштырыла. Мондый эшләр Биектау районында да тукталып тормый. Бөреле авыл җирлегендә ишегалларын төзекләндерү һәм күп фатирлы йортларны ремонтлау тулы көчкә бара.

Районыбыз ныклы адымнар белән алга бара һәм үсә. Халыкның тормыш-көнкүреш шартларына да шактый зур игътибар бирелә. Республика программалары нәтиҗәсендә районнарда көн саен йөзләгән кеше узып йөри торган урамнар һәм ишегалларын тәртипкә китерү мөмкинлеге туа.

“Безнең ишегалды” программасы буенча Бөреле авыл җирлегендә алты ишегалдына ремонт ясала.

- Бездә биредә асфальт җәелгән юллар, керү-чыгу сукмаклары, балалар өчен уен мәйданчыклары, кер киптерү урыннары бар, - диде, яңартылган ишегалларын күрсәтеп, Бөреле авыл җирлеге башлыгы Таһир Баһаветдинов.

Таһир Хәйдәрович әлеге программаны гамәлгә керткәне өчен республикага рәхмәтле, чөнки хәзер, район акчаларын сарыф итмичә, керү-чыг у юлларын җайлы итәргә, уңайлы һәм матур ишегаллары ясарга мөмкинлек туган.

Көзгә кадәр Гагарин, Интернационалист-сугышчылар һәм Кольцевая урамнарында икешәр ишегалды ремонтланачак. Әмма авыл җирлеге башлыгы әле моның белән генә тукталып калмабыз, дип өметләнә.

- Программага барлык күп фатирлы йортлар да кертелгән. Хәзер аны 5 елга кадәр озайттылар. Бу вакыт эчендә авылдагы барлык ишегалларын да тәртипкә китерә алырбыз, дип өметләнәм, - диде Бөреле авыл җирлеге башлыгы Таһир Баһаветдинов.

Реклама

Бөреледә шулай ук региональ капиталь ремонт программасы буенча күп фатирлы йортларга капиталь ремонт та дәвам итә. Кольцевая урамында 1а һәм 3 а - ике йорт ремонтланачак. Беренче объект инде нигездә тәмамланган, анда түбә алыштырылган, җөйләр тоташтырылган, йортның а л г ы я г ы б у я л г а н , подъездларда электр җиһазлары һәм канализация алыштырылган. Хәзерге вакытта боз кату, су үтү һәм җимерелүдән саклау өчен отмосткалар куела.

- Быел 2 йортны тәртипкә китердек, узган елда 4 йортны ремонтлаган идек. Анда начар хәлдә булган, су үтә торган түбәләрне алыштырдык. Бөтен мәшәкать түбәдән башлана. Түбәсе нык булса, бинасы да нык була. Киләчәктә без төп эшләрне өстәмә рәвештә капиталь ремонтка кертәчәкбез, - дип өстәде Бөреле авыл җирлеге башлыгы Таһир Баһаветдинов.

Ка п и т а л ь р е м о н т уздырылачак йортларны билгеләүче комиссияне торак фонды һәм идарә итүче компания төзи. Ул объектларның нинди хәлдә булуын бәяли һәм аларның ни дәрәҗәдә тузганлыгына карап, капиталь ремонт уздырырга кирәк булган йортлар исемлеген төзи.

Ремонт эшләре салкыннар башланганчы тәмамланачак.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев