Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Авылның ышанычлы партнеры

Кече предприятиеләр-гә еш барып булмый, төп сәбәбе - дәүләткә карамаган предприятиеләр үз территорияләрендә чит кешеләр, шул исәптән журналистлар йөрүне өнәп бетермиләр. Ә "Агрохиммаш"ка баруга шу-шы көннәрдә биредә хезмәт коллективы җыелышы уздырылу сәбәпче булды. Җыелыш башланыр алдыннан без филиал директоры Хәмис Мөхәмәтгалеев белән бераз сөйләшеп алырга вакыт таптык. Гадәттә мондый предприятиеләрдә...

Кече предприятиеләр-гә еш барып булмый, төп сәбәбе - дәүләткә карамаган предприятиеләр үз территорияләрендә чит кешеләр, шул исәптән журналистлар йөрүне өнәп бетермиләр. Ә "Агрохиммаш"ка баруга шу-шы көннәрдә биредә хезмәт коллективы җыелышы уздырылу сәбәпче булды.

Җыелыш башланыр алдыннан без филиал директоры Хәмис Мөхәмәтгалеев белән бераз сөйләшеп алырга вакыт таптык. Гадәттә мондый предприятиеләрдә шәһәр кешеләре эшли, шунлыктан беренче соравым кадрлар турында булды.
- Инженер-техник хезмәткәрләр белән бергә алганда безнең коллективта барысы иллеләп кеше эшли, - диде Хәмис Альберт улы. - Алар барысы да диярлек төп чыгышлары белән Биектау районыннан.

Бу танышуның беренче әйбәт билгесе булды. Ник дигәндә, әлеге предприятие безнең районга 50 эш урыны бирә дигән сүз бит.
Предприятиедә хезмәт дисциплинасының төгәл үтәлүен әйтеп китү дә урынлы булыр. Биредә төшке аш вакыты тәмамлануы турында биш минут кала каты итеп шалтыраган кыңгырау хәбәр итә. Көндезге сәгать 1 дә инде барысы да эш урыннарында булалар.

Ә бу көнне исә коллектив күрсәтелгән вакытка, бердәм булып, җыелышка килде. Ул без күрергә гадәтләнгәнчә узмады: биредә президиум өчен өстәл куелган зал да, чыгыш ясаучылар өчен трибуна да юк, җыелучыларга эскәмияләр дә куелмаган. Җитештерү цехының иркенрәк почмагына җыелдылар да, башта районның 2014 елда ничек яшәве, нинди эшләр башкарылуы турында фильм карадылар, аннан эшлекле сөйләшү башланды.

Җыелышта Биектау муниципаль районы башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова катнашты. Ул катнашучыларны агымдагы елда алга куелган планнар белән таныштырды. Очрашу күбрәк үзара иркенләп аралашуны хәтерләтте. Эшчеләр су белән тәэмин итү, юллар, "Татметалл" борылышында светофор урнаштыру кирәклеге турында һәм башка төрле сораулар бирделәр. Ләйсән Илгиз кызы барысын да тәфсилләп аңлатты. Җыелыш тәмамланганнан соң ул цехта булды һәм җитештерү барышы белән танышты.

Бу предприятие авыл хуҗалыгын төрле техника, җиһазлар, запас частьләр белән тәэмин итә, агрегатларны ремонтлау, үзгәртеп коруга заказлар кабул итә. Иң мөһиме һәм игътибарга лаеклысы шунда, биредәге конструкторлар теге яки бу техниканың проектын үзләре төзиләр, детальләрне әзерләү һәм җыю эшләре дә предприятие цехында башкарыла.

- 2014 елда без 70 миллионнан күбрәк суммага төрле техника җитештердек, һәм бу узган ел белән чагыштырганда бер ярым тапкырга күбрәк. Продукцияне сату күләме дә арта, быел үсеш 7 миллион сумнан артып китте. Даими рәвештә утыз дилер белән эшлибез, үз продукциябезгә карата ризасызлык белдергәннәре, җитди кимчелекләр булуы турында әйткәннәре юк, - диде фирма җитәкчесе Хәмис Альберт улы.

Җыелыш булган көнне "Маэстро" дигән орлык агулагычлар һәм тагылмалы "Буран" сиптергечләре (опрыскиватель) сатуга әзер иде. "Татагрохимсервис" җаваплылыгы чикле ширкәтендә җитештерелгән техниканы республикада гына түгел, аның чикләреннән тыш та яратып алалар. Узган ел 91 ПС-20 орлык агулагыч сатканнар, ә аннан алдагы елда - 55. 144 сиптергеч озатканнар, бер ел элек бу сан 89 булган. Хәмис Альберт улының сүзләренә караганда, техниканы Краснодар, Дондагы Ростов, Красноярск, Ставрополь һәм башка төбәкләрдәге авыл хуҗалыгы предприятиеләре сатып ала. Әлеге фирмада җитештерелгән әйберләрдән файдаланучы хуҗалыклар арасында Татарстанның авыл хуҗалыгы предприятиеләре байтак. Шулар арасында безнең "Битаман" ширкәте, "Красная заря" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыяте һәм башка хуҗалыклар да бар. Шулай итеп, "Татагрохимсервис" җаваплылыгы чикле ширкәте филиалы булган "Агрохиммаш" коллективы районның авыл хуҗалыгы үсешенә үзеннән өлеш кертә дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев