Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Авылга эшкә баручы табибларга 2017 елда да миллион сум биреләчәк

4 ел эшләү дәверендә бу программа буенча 20,3 мең медицина хезмәткәре әлеге акчаны алган. Авылда яшәргә һәм эшләргә теләк белдергән медицина хезмәткәрләренә компенсацияләр түләү 2017 елга да озайтылачак. Бу хакта 2017елга Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты проектында һәм әлеге программаны 2017 елда озайту программасында әйтелгән. Бу хакта "Российская газета" яза....

4 ел эшләү дәверендә бу программа буенча 20,3 мең медицина хезмәткәре әлеге акчаны алган.

Авылда яшәргә һәм эшләргә теләк белдергән медицина хезмәткәрләренә компенсацияләр түләү 2017 елга да озайтылачак. Бу хакта 2017елга Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты проектында һәм әлеге программаны 2017 елда озайту программасында әйтелгән. Бу хакта "Российская газета" яза.

Авылда, эшчеләр бистәсендә яки шәһәр тибындагы бистәләрдә яшәргә һәм эшләргә теләк белдергән 50 яшькә кадәрге югары белемле медицина хезмәткәрләренә бер миллион сум күләмендә компенсация түләнә.

Программа 2012 елдан эшләп килә. Бу вакыт эчендә 20,3 мең медицина хезмәткәре әлеге акчаны алган. Киләсе елга ОМС фонды бюджеты әлеге компенсацияләр өчен 3,2 миллиард сум акча карап куйган.

Реклама

"Әлеге программа кирәкле һәм аны, сүз дә юк, озайтырга кирәк. Әмма авыл табиблары өчен миллион сум акча бирү - алар өчен эшләнергә тиешленең барысы да түгел - дип саный пациентларны саклау Лигасы президенты Александр Саверский. - Аларны стабиль, югары һәм үтә күренмәле хезмәт хакы белән тәэмин итү кирәк. Бу аз дигәндә. Табиб , президент указларында язылганча, бер ставкага эшләп, төбәк буенча ике уртача хезмәт хакы күләмендә акча алырга тиеш".

" Гомумән алганда, сәламәтлек саклау өлкәсе - төрле чирләр белән көрәшүче армия ул. Ә ул җиңсен өчен тулысынча дәүләт карамагында булып, заманча җиһазлар һәм дарулар белән тәэмин ителергә тиеш. Медицина хезмәткәрләре дә социаль яктан яхшы якланырга бурычлы", - дип өстәгән ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев