Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Авыл туризмын үстерү мәсьәләре буенча киңәшмә узды (+ФОТО)

Бүген Биектау районының Ямаширмә авылында авыл туризмы кластерын үстерү буенча киңәшмә узды. Авыл туризмы яңа эш урыннары булдырырга, җирлектә яшәүчеләргә керем бирергә сәләтле, шулай ук табигатьне саклауга да юнәлдерелгән юнәлеш бүлеп тора. Моның шулай икәнлеген киңәшмәдә катнашкан һәр кеше аңлады. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Васыйл Шәйхразиев та катнашты. Киңәшмәдә...

Бүген Биектау районының Ямаширмә авылында авыл туризмы кластерын үстерү буенча киңәшмә узды.

Авыл туризмы яңа эш урыннары булдырырга, җирлектә яшәүчеләргә керем бирергә сәләтле, шулай ук табигатьне саклауга да юнәлдерелгән юнәлеш бүлеп тора. Моның шулай икәнлеген киңәшмәдә катнашкан һәр кеше аңлады.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Васыйл Шәйхразиев та катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар туристик объектлар, тәкъдим ителәчәк хезмәтләрне карап чыкканнан соң, Васыйл Габделгаяз улы Биектау районында авыл туризмын үстерү буенча шактый гына эш башкарылганлыгын әйтеп китте. Тик шулай да технология һәм стандартларны эшләп бетерергә кирәклеген ассызыклады.
"Үз эшеңне күрсәтеп яисә сөйләп кенә туристларны кызыксындырып булмый. Алар теге яисә бу эш белән үзләре кызыксынган булырга, эшләп карарга тиешләр. Шул очракта гына авыл туризмы эшләп китеп уңышка ирешергә мөмкин", - диде Васыйл Габделгаяз улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев