Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

АВЫЛ КӨНЕ – КОРКАЧЫКТА

Агымдагы атнаның шимбәсендә Коркачык тимер юл разъезды бистәсендә иртәнге сәгать 10 да ике бәйрәм бергә булачак. Коркачыклылар Авыл көнен һәм Төзүчеләр көнен төзелеш тармагында эшләүче якташларын, Казан кунакларын, район кешеләрен чакырып уздырырга җыеналар. Бәйрәмдә Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашачак. Шушы тантанага җыелучыларга күптәннән урнашкан гадәт буенча Кадрия Хәйбуллина...

Агымдагы атнаның шимбәсендә Коркачык тимер юл разъезды бистәсендә иртәнге сәгать 10 да ике бәйрәм бергә булачак.

Коркачыклылар Авыл көнен һәм Төзүчеләр көнен төзелеш тармагында эшләүче якташларын, Казан кунакларын, район кешеләрен чакырып уздырырга җыеналар. Бәйрәмдә Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашачак. Шушы тантанага җыелучыларга күптәннән урнашкан гадәт буенча Кадрия Хәйбуллина җитәкчелегендәге Коркачык авыл җирлеге территориясендә урнашкан социаль объектлар: Коркачык урта мәктәбе, балалар бакчасы, яңа мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты, почта бүлеге, "Винербергер кирпич" предприятиеләре, Коркачык ашлык кабул итү пункты һәм башка объектлар күрсәтеләчәк. Поселок стадионында мәйдан ясап куелачак. Анда Төзүчеләр көне хөрмәтенә Сабантуй уздырылачак, артистлар концерт белән чыгыш ясаячак. Коркачыклылар үзләренең якташларын, районның төзелеш оешмалары җитәкчеләрен хезмәт коллективлары белән бергә бәйрәм чарасына чакыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев