Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Үзара салым акчасын авыл җирлекләрендә ничек кулланалар?

Иртәгә 20 нче ноябрь, районның барлык авыл җирлекләрендәге муниципаль берәмлекләр территориясендә гражданнарга үзара салым кертү һәм аның акчасыннан файдалану мәсьәләләре буенча референдумнар булачак. Җирлекләрдә яшәүчеләр беренче чиратта башкарылырга тиешле көнүзәк мәсьәләләрне билгеләрләр. Әлеге программа районда 2013 нче елдан бирле тормышка ашырыла. Аның үзенчәлеге шунда, авыл халкы җыйган акчаның һәр сумына...

Иртәгә 20 нче ноябрь, районның барлык авыл җирлекләрендәге муниципаль берәмлекләр территориясендә гражданнарга үзара салым кертү һәм аның акчасыннан файдалану мәсьәләләре буенча референдумнар булачак. Җирлекләрдә яшәүчеләр беренче чиратта башкарылырга тиешле көнүзәк мәсьәләләрне билгеләрләр.

Әлеге программа районда 2013 нче елдан бирле тормышка ашырыла. Аның үзенчәлеге шунда, авыл халкы җыйган акчаның һәр сумына республика казнасыннан тагын 4 сум өстәлә. Җыелган акчаларга авыл җирлекләрендә ничәмә-ничә километр юллар ремонтланды, авыл зиратларына койма тотылды, сулыклар аша күперләр салынды, балалар мәйданчыклары төзелде.

- Программа гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле безнең җирлектә үзара салым акчасына ике катлы йортлар яныннан буялган калайдан койма тоттык, Чыпчык авылының Мәктәп урамында балалар мәйданчыгы төзедек, Олы Бөреледә коены ремонтладык; Иске Бөреледә юлга вак таш җәйдек; Чыпчык авылында христианнар зиратына койма тоттык, - дип сөйләде Чыпчык авыл җирлеге башлыгы Илшат Җиһаншин. - Мондый программаның мәңге дәвам итмәячәген дә аңларга кирәк. Әле гамәлдә чагында файдаланып калырга кирәк. Ул безнең тормышны уңайлырак итәргә булыша бит. Җирлекне үстерү һәм яхшырту өчен без киләчәктә бөтен тырышлыгыбызны куячакбыз.

Районның башка җирлекләрендә дә шундый ук эшләр уздырылды. Дөбьязда, мәсәлән, үзара салым программасы гамәлгә кергән елны ук чишмәне тәртипкә китерделәр. Хәзер бирегә су алырга гына түгел, ә бәлки ял итәргә дә киләләр. Составына Дөбьяз гына түгел, ә бәлки Олы Солабаш, Кече Солабаш, Таршна, Торнаяз, Шыпшыйк авыллары да кергән Дөбьяз авыл җирлегендә дә юлларга вак таш җәелгән, зиратка койма тотылган, күперләр салынган һәм башка эшләр башкарылган.

Авылларны төзекләндерү проектларын тормышка ашыруга җыелган акча күләме гражданнарның аның ни дәрәҗәдә файдалы булуын аңлавына бәйле.

Һәр авыл җирлеге кешеләре изге эшкә кемнең күпме акча бирәсен үзләре хәл итәләр. Исегезгә төшерәбез, акчаны елына бер тапкыр сайлаучылар, ягъни 18 яшькә җиткән гражданнар тапшыра. Шулай ук үзара салым акчасына республика бюджетыннан субсидияләрнең Татарстанның муниципаль берәмлекләре исәбенә ярты елга бер тапкыр килүен дә билгеләп үтәргә кирәк. Шунлыктан алга куелган максатларга тулысынча ирешү өчен барлык акчаны беренче яртыеллыкта җыюың хәерлерәк.

Биектау муниципаль районы буенча гражданнардан үзара салым акчасының планда күздә тотылган һәм чынлыкта күпме килүе турында 2016 елның 1 октябренә җыелма мәгълүмат түбәндәге фотода сурәтләнгән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев