Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Авыл җирлекләре башлыклары флэшмобы

Биектау районының 25 авыл җирлеге башлыгы бер үк көнне һәм бер үк сәгатьтә автобуска утырып, Свияжскига юл тоттылар. Утрауда йөргәннән соң Иннополиска юнәлделәр. Райондагы яңа команданың рәсми булмаган шартларда беренче танышуы менә шулай башланып китте. Докладлар урынына - шаян сүзләр, күрсәтмәләр урынына - елмаю-көлүләр. Биектау районының авыл җирлекләре башлыклары бүген...

Биектау районының 25 авыл җирлеге башлыгы бер үк көнне һәм бер үк сәгатьтә автобуска утырып, Свияжскига юл тоттылар. Утрауда йөргәннән соң Иннополиска юнәлделәр. Райондагы яңа команданың рәсми булмаган шартларда беренче танышуы менә шулай башланып китте.

Докладлар урынына - шаян сүзләр, күрсәтмәләр урынына - елмаю-көлүләр. Биектау районының авыл җирлекләре башлыклары бүген җитәкчеләр түгел, ә бәлки туристлар. Бу аларның рәсми булмаган шартларда беренче очрашуы. Якындагы биш елда алар менә шушы составта эшләячәк һәм район үсеше дә җитәкчеләрнең бер-берсе белән аңлашып эшләвенә бәйле булачак.

Свияжскига экскурсия дә - сәяхәтнең мөһим өлеше. Үзебезнең арадан да яшәгән урыныннан 100 километр ераклыкта гына булса да, барлык тарихи урыннарга барып килдем, дип кайсыбыз гына мактана ала икән. Бу мәсьәләдә Биектау районы башкалардан аерылып тора. Андагы һәр җитәкче дә Татарстанның һәм күрше республикаларның барлык тарихи үзәкләрендә, тыюлыкларында, җирлекләрендә булырга тиеш. Мондый сәяхәт белем дәрәҗәсен генә арттырып калмый, ә бәлки төзекләндерү тәҗрибәсе һәм теләсә кайсы районга хас тарихи үзенчәлекне отышлы итеп күрсәтү осталыгы да бирә.

Реклама

Иннополиска сәяхәт - алдынгы технологияләр белән танышу мөмкинлеге. Бу шәһәрдә мәгълүмат технологияләре белгечләреннән резидентлар яшәячәк. Биредә дә безнең җитәкчеләр үрнәк алырлык әйберләр таптылар. Биектау районы башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова: "Без вакытны велосипед уйлап табуга сарыф итмәячәкбез, булган алдынгы тәҗрибәне өйрәнергә һәм алга барырга кирәк", - дип, бик урынлы әйтте.
Эльвира МОСТАФИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев