Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Авыл хуҗалыгы музее оештырыла

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ТР Авыл хуҗалыгы музеен оештыруга кереште. Музейның интерьерын һәм дизайнын эшләү һәм авыл хуҗалыгындагы җитештерүнең үсеш этаплары турында материаллар туплау башланды. Музейлар оештыру тәҗрибәсе шуны күрсәтә: материаллар җыюда халык актив катнашканда, музейлар чын-чынлап бай эчтәлекле булып чыга. Министрлык авылда һәм шәһәрдә яшәүче кешеләрнең...

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ТР Авыл хуҗалыгы музеен оештыруга кереште. Музейның интерьерын һәм дизайнын эшләү һәм авыл хуҗалыгындагы җитештерүнең үсеш этаплары турында материаллар туплау башланды.

Музейлар оештыру тәҗрибәсе шуны күрсәтә: материаллар җыюда халык актив катнашканда, музейлар чын-чынлап бай эчтәлекле булып чыга. Министрлык авылда һәм шәһәрдә яшәүче кешеләрнең ярдәменә өметләнә һәм аларның, мөмкин булганча, бу эшкә кушылып китүен үтенә. Музей төзү буенча иҗтимагый активистлар агросәнәгать комплексы тармакларында теге яки бу үзгәрешләр шуларга нигезләнеп башкарылган хокукый документларга: боерыклар, әмерләр, карарлар, указларга аеруча игътибар бирергә өнди. Крестьяннарның хезмәт кораллары, җайланмалар, инструментлар, китаплар, дипломнар, фотосурәтләр, иске газета-журналлар, тармакның тарихына кагылышлы кызыклы фактлар турындагы документлар, республика тарихында Татарстан аграрийларының юлын чагылдыручы, авыл хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәтен күрергә һәм бәяләргә мөмкинлек бирүче башка материаллар һәм әйберләр кыйммәтле экспонат була ала. Элемтәгә керү өчен белешмә: press-mshp@yandex.ru, тел.: (843) 2217621.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев