Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Автомобильләр Усадта кар бураны туздырды

Узган ял көннәрендә «Усад» автодромында кышкы трек автомобиль узышлары буенча Россия Кубогына һәм Россия автомобиль федерациясе Кубогына ярышларның 4 нче этабы узды. Гадәттәгечә, ярышларны тамаша кылырга Биектау районыннан һәм республикадан гына түгел, ә Россиянең күп кенә төбәкләреннән әлеге кызыклы һәм мавыктыргыч спорт төренең җанатарлары килә. Быелгы ярышларда да дөньякүләм, Европа чемпионы исемен алуга ирешкән тәҗрибәле пилотлар һәм Россия дәрәҗәсендә җиңү яулаган, призлы урыннар алган спортчылар катнашты. Безнең хәбәрчеләр дә узышчыларның бозда машина йөртү сәнгатен күзәттеләр һәм анда алган тәэсирләре белән газета укучыларыбыз белән дә уртаклаштылар.

Гадәттә, автомобиль трассасын ярышларга бик җентекләп әзерлиләр. Беренче көнне биредә спортчылар квалификация тапшыралар. Шул сәбәпле медаль өчен ярышлар инде юл салынган трассада уза. Төп узышларга 40 автомобиль чыкты. Бу көнне һава температурасы минус 2-3 градус тәшкил итте. Мондый һава шартларында автомобильләргә кар катыш су эченнән узарга туры килә. Автоспортчылар өчен уңайсызрак булса да, ярышларны күзәтүче тамашачыларга мондый һава торышы бик тә рәхәт. Бу минутларда моторлар тавышы җанатарларның көч биреп торган тавышларын да күмеп китә.

“Усад автодромында трасса бик яхшы, - ди «GTE Racing Team» командасы пилоты Филипп Тупоносов. - Көн генә җылытып җибәрде. Шул сәбәпле борылышларда су хасил булды. Анысы да куркыныч түгел, машиналар юлны бик тиз корытачак. Мондый юл спортчыларга төрле маневрлар ясарга, үзләренең профессиональ дәрәҗәсен күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк”.

Филипп Тупоносов Мәскәүдән килгән. Ул 5 елдан артык инде автомобиль узышларында катнаша. Россиянең бик күп боз трассаларында узышкан кеше. Аның сүзләренә караганда, Усад автодромында барлык шартлар да тудырылган, боз катламы көн саен яңартылып тора. Филипп «1600» төркемендә «Лада» автомобилендә чыгыш ясады. Әмма ул пьедесталга менә алмады.

Үз өеңдә диварлар да булыша, дигән гыйбарә яши. Әмма Татарстан җанатарларының яраткан автоспортчылары Рәис Миңнехановка, 18 яшьлек Рөстәм Фәтхетдиновка һәм Тимур Тимерҗановка бу узышлар уңыш китермәде. Тимур автомобиленең двигателе, гомумән, сафтан чыкты.

Быелгы ярышларда энергияләре ташып торган яшь спортчылар белән автомобиль спортында азу ярган аксакаллар көч сынашты. «AGTeam» командасы составында Рөстәм Фәтхетдинов, Иллерицкий һәм Европа чемпионы дәрәҗәсенә ирешкән Айдар Нуриев бар иде.

“Без җомга көнне үк барлык әзерлек эшләрен төгәлләгән идек инде, - ди «AGTeam» командасы җитәкчесе Дмитрий Дудин. - Хәзер инде үзебезгә очко туплыйсы гына калды. Әмма старт бик катлаулы, кыенлыклар булыр дип уйлыйм”.

Дмитрий Дудин дөрес фаразлаган. Команда әгъзалары бик күп кыенлыклар кичерде. Финал нәтиҗәләре буенча «1400» төркемендә Чабаксар шәһәреннән килгән Даниил Слепов җиңүче дәрәҗәсенә иреште. «1600» төркемендә Казан шәһәре спортчысы Дмитрий Брагин җиңүче дип табылды. Командалар арасында барган ярышларда «Bragin Racing Team» командасы пьедесталның иң югары баскычына менде.

“Теләк булса, беләк карышмый. Үземнең җиңүгә ирешүемә мин бик шат”, - ди алтын медаль иясе Дмитрий Брагин.

Россия Кубогына һәм Россия автомобиль федерациясе Кубогына ярышларның 4 нче этабы тәмамланды. Чемпионатның, Россия Кубогының бишенче этабы Тольятти шәһәрендә узачак.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев