Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

"Авангард" торак хуҗалары ширкәте рәисе җавапка тартылды

Биектау районының Административ-техник инспекциясе уздырган тикшерү материаллары нигезендә Биектау районының "Аванград" торак хуҗалары ширкәте рәисе административ җаваплылыкка тартылды. "Дәүләт контроле (күзәтүе) һәм муниципаль контрольне тормышка ашырганда юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында"гы Федераль закон положениеләре нигезендә "Административ-техник инспекция" муниципаль казна учреждениесе хезмәткәрләре "Авангард" торак хуҗалары ширкәте эшчәнлегенә урынга...

Биектау районының Административ-техник инспекциясе уздырган тикшерү материаллары нигезендә Биектау районының "Аванград" торак хуҗалары ширкәте рәисе административ җаваплылыкка тартылды.

"Дәүләт контроле (күзәтүе) һәм муниципаль контрольне тормышка ашырганда юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында"гы Федераль закон положениеләре нигезендә "Административ-техник инспекция" муниципаль казна учреждениесе хезмәткәрләре "Авангард" торак хуҗалары ширкәте эшчәнлегенә урынга барып планлы тикшерү уздырдылар.

"Авангард" ширкәте тарафыннан хезмәт күрсәтелә торган йортларны тикшерү барышында Биектау муниципаль районының Төзекләндерү, чисталык һәм санитар тәртипне тәэмин итү кагыйдәләренең бозылуы ачыкланды.

Торак хуҗалары ширкәтенең вазифалы кешеләре һава челтәренең өзелүенә юл куймау һәм объектларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында терәлеп торучы территориядә агачларны санитар кисү чараларын үз вакытында уздырмаганнар, күп фатирлы йортларның подъезд ишекләренә игъланнар һәм башка мәгълүмати белдерүләр ябыштыруга юл куелган, Башкарма комитет рөхсәте булмый торып, йортлар янында төрле хуҗасыз һәм ярдәмче каралтылар торгызылган, караңгы вакытта йорт номерлары яктыртылмаган һәм башкалар.

Тикшерү тәмамланганнан соң "Авангард" торак хуҗалары ширкәте рәисенә, кагыйдә бозуларны бетерү өчен конкрет срок билгеләп, рәсми күрсәтмә кертелде, шулай ук ТРның Административ хокук тәртибе бозулар турындагы Кодексының 3.6 маддәсе 1 өлеше буенча административ эш кузгатылды һәм карау өчен Биектау районы Башкарма комитетының Административ комиссиясенә юлланды.

Мондый хокук бозулар өчен административ штраф 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев