Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Аутизм чире белән дә шат яшәп була!

2 апрель бөтендөнья аутизм турында мәгълүмат тарату көне буларак билгеләп үтелә. Аның максаты тавыш спектры бозылган кешеләргә ярдәм итү, аларга дөньяда яшәргә көч бирү, аларның проблемаларын аңлап, хәл итәргә булышудан гыйбарәт. Аутизм белән интегүче кешеләр саны дөньяда торган саен арта бара. Әлеге чир аның белән авыручы кеше өчен генә түгел,...

2 апрель бөтендөнья аутизм турында мәгълүмат тарату көне буларак билгеләп үтелә. Аның максаты тавыш спектры бозылган кешеләргә ярдәм итү, аларга дөньяда яшәргә көч бирү, аларның проблемаларын аңлап, хәл итәргә булышудан гыйбарәт. Аутизм белән интегүче кешеләр саны дөньяда торган саен арта бара. Әлеге чир аның белән авыручы кеше өчен генә түгел, аның гаиләсе һәм янәшә-тирәдәгеләрнең дә зур проблемасы булып тора. Бүген аутизм һәр 68-нче балада күзәтелә.
Аутизм белән интегә торган кешеләр белән шөгыльләнүче "Алар үзенчәлекле кешеләр" дигән Казан иҗтимагый җәмгыяте Биектау районы "Тургай" балалар бакчасында берничә акция уздырды. Җәмгыять активистлары аутизмның билгеләре турында сөйләделәр, аутизм белән интегүче балага ничек ярдәм итәргә кирәклеген аңлаттылар, аның белән ничек аралашырга өйрәттеләр. Соңыннан алар балаларга зәңгәр шарлар тараттылар.
Кызганычка каршы, балалар арасында аутизм чире елдан ел арта гына бара. Аны китереп чыгаручы сәбәпләр дә бүгенге көнгә кадәр галимнәргә, табибларга билгеле түгел. Әлеге авыруның тагын бер мәкерле ягы бар, 1-2 яшькә кадәр баланың үсеше башка балалар кебек үк була. Ул уйный, көлә, сөйләшә. Аутизмның беренче билгеләре 2 яшьтән соң гына күренә башлый.
Әти-әнине бала үсешендә күзәтелә торган нинди билгеләр саклык чарасын күрергә этәрә:
• бала күзгә карамый;
• үзе турында өченче затта яисә икенче затта сөйләшә;
• сөйләшү темасыннан һәрвакыт читкә китә һәм темага кагылышы булмаган бер үк сүзләрне кабатлый;
• бала үзенең беренче сүзләрен әйтә башлый, әмма кинәт кенә ул сөйләшмәс була;
• сүзләрне әйтми, авыз эченнән мыгырдый гына;
• уенчыклар белән уйнамый;
• үзенең яшьтәшләре аны кызыксындырмый, башка балалар белән уйнамый;
• бала әнисен кире кага, үтенечләргә җавап бирми, үзенең исеме белән дәшкәч тә җавапсыз калдыра;
• һәрвакыт башын селкетә, кулларын болгый, бер урында басып торган хәлдә санын алга-артка авыштыра, аяк очларына басып йөри;
• һәрвакыт бер маршрут буенча гына әйләнеп йөри;
• бала ярсый, анда агрессия өянәге башлана;
• үзенә таныш булмаган, чит кешеләрдән курка;
• тавыштан курка, сикереп китә.
Балагызда югарыда санап киткән билгеләрнең берсен генә сизгән очракта да , ул аутизм белән авырый дигән сүз түгел. Әмма борчылырга урын юк, дип тә әйтеп булмый. Белгечләргә иртәрәк мөрәҗәгать итү балада бу чирне булдырмый калырга ярдәм итәчәк.
Балага "аутизм" диагнозы куйганнан соң күп кенә әти-әниләр кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген белмиләр. "Алар үзенчәлекле кешеләр" Казан иҗтимагый җәмгыяте балалары аутизм белән авыручы әти-әниләрне берләштерә. Активистлар авыр хәлдә калган башка әти-әниләргә ярдәм итәләр, үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклашалар. Аутизм - "барысы да бетте, яшәү туктады" дигән сүз түгел. Мондый диагноз белән дә яшәү дәвам итә. Андый балаларны да яратырга, иҗат итәргә, тулы канлы тормыш белән яшәргә өйрәтеп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев