Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Ата-аналар бердәм дәүләт имтиханы тапшырдылар

Биектау мәктәпләренең чыгарылыш сыйныфлары укучыларының әти-әниләре "Ата-аналарның БДИ тапшыру көне" Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. 60лап кеше яңадан парталар артына утырырга һәм үзен мәктәп тәмамлаучы итеп хис итәргә булды. Мәктәп парталары артында - өлкәннәр. Юк, бу ата-аналар җыелышы да, хәтта махсус курслар да түгел. Күптән түгел әтиләр һәм әниләр үзләрен инде күптәннән...

Биектау мәктәпләренең чыгарылыш сыйныфлары укучыларының әти-әниләре "Ата-аналарның БДИ тапшыру көне" Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. 60лап кеше яңадан парталар артына утырырга һәм үзен мәктәп тәмамлаучы итеп хис итәргә булды.
Мәктәп парталары артында - өлкәннәр. Юк, бу ата-аналар җыелышы да, хәтта махсус курслар да түгел. Күптән түгел әтиләр һәм әниләр үзләрен инде күптәннән онытылган укучылар ролендә хис итү өчен юктан гына килмәделәр. Күпләр өчен бу балаларын яхшырак аңлау һәм йомгаклау аттестациясенең барлык нечкәлекләрен үзләрендә сынап карау мөмкинлеге. Наталья Сомова, мәсәлән, имтиханда "балаларына моның ничек узачагын, ни дәрәҗәдә катлаулы, мөһим булуын аңлату өчен" катнашкан.
- Бу ни өчен эшләнәме? Мөгаен, әти-әниләр үзләре катнашсыннар һәм имтихан тапшыруның ничек баруын аңласыннар өчендер, - дип билгеләп үтте район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Нияз Әхмәтҗанов.
- Әлеге имтиханга мин аның башыннан ахырына кадәр ничек баруын күңелем аша уздыру һәм балаларыма аннан куркырга кирәк түгеллеген аңлату өчен килдем, - диде Эльмира Гафиатуллина.
Биектау районында акция 3 нче мәктәптә уздырылды. Ата-аналарга рус теле буенча тест сорауларына җавап бирергә кирәк булды. Имтихан нәкъ чынбарлыктагыча: шулай ук телефоннарны да тапшырдылар, металл детекторы аша да уздылар. Тик вакыт кына азрак бирелде - барлык биремнәргә 40 минутлап.
Әти-әниләргә махсус бланклар таратылды. Шундый ук бланклар май аенда аларның мәктәп тәмамлаучы балаларына да биреләчәк. Әмма, балаларыннан аермалы буларак, аларга беркая да укырга керәсе юк. Шунлыктан дулкынлануларын җиңүе дә әллә ни авыр булмагандыр.
- Мин тыныч. Начар бәя өчен ачуланмаячакларын беләм бит мин, - диде Наил Хафизов.
Әлеге акциянең төп максатларыннан берсе - ата-аналарның куркуын юкка чыгару. Укучылар бердәм дәүләт имтиханнарын инде 10 елдан күбрәк вакыт тапшыралар, әмма төп имтихан турындагы имеш-мимешләр һаман кимеми. Ата-аналар өчен бердәм дәүләт имтиханы 2017 нче елда кертелгән төп яңалыкларның берсе булып тора. Киләчәктә мондый акцияне ел саен уздырырга уйлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев