Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

АРЫШ СУКТЫРУНЫ ТӨГӘЛЛӘРГӘ КИРӘК

5 нче августка районыбызда урып-җыю мәйданнарының 20 процентында игеннәр суктырылды. 6000 мең гектар көзге арыш, 300 - көзге бодай, 100 - борчак, 100 гектар арпа җыеп алынды. Уракта иң югары темпта эшләүчеләр - «Битаман» ширкәтендә. Биредә суктыру мәйданның 55 процентында уздырылган, «Серп и молот»та - 45 процентында. «Татарстан» Агрофирмасы һәм...

5 нче августка районыбызда урып-җыю мәйданнарының 20 процентында игеннәр суктырылды.
6000 мең гектар көзге арыш, 300 - көзге бодай, 100 - борчак, 100 гектар арпа җыеп алынды. Уракта иң югары темпта эшләүчеләр - «Битаман» ширкәтендә. Биредә суктыру мәйданның 55 процентында уздырылган, «Серп и молот»та - 45 процентында. «Татарстан» Агрофирмасы һәм «Красная заря» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында эшләр яхшы оештырылган. Район игенчеләре алдына көзге арышны шушы атнада җыеп алу бурычы куелды.
Агымдагы атнаның дүшәмбесендә урак алдынгыларын бүләкләделәр. Урдыруда эшләүче Шәпше механизаторы Александр Семенов - өченче, «Красная заря» кооперативыннан Әмир Шиһапов икенче тапкыр бүләккә лаек булдылар. «Каенлык»тан, суктыруда «КЗС-812» комбайнында эшләп, 253 тонна ашлык суктырган Фәрит Фәхриев, урдыруда «Ватан»нан Юрис Гыймадиев, «Красная заря»дан Ренат Әлмиев, «Правда»дан Нургаян Әхмәтшинның күрсәткечләре башкалардан аерылып тора.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев