Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Артур Сибгатуллин - "Биектау FM" йолдызы

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге тапшыруның каһарманы -Артур Сибгатулллин. Инде без кабызган дистәләгән якты йолдызга тиң Биектаулылар янында Артурның да урыны түрдә булыр дип ышанабыз! Чөнки яшь егетебез спорт сөючән,...

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге тапшыруның каһарманы -Артур Сибгатулллин.

Инде без кабызган дистәләгән якты йолдызга тиң Биектаулылар янында Артурның да урыны түрдә булыр дип ышанабыз! Чөнки яшь егетебез спорт сөючән, сәламәт яшәү рәвеше яклы. Ә андыйларга безнең хөрмәтебез чиксез! Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин әйтүенчә, "Бер көн дә спортсыз узмаска тиеш".

Артурның фотоларына күз салсаң анда төрле дәрәҗәдәге дипломнарга ия физик нык, баһадир егеткә тап буласың. Шулай ук дуслар белән төшкән фотолары да аерым игътибарга лаек. Бигрәк тә, үзенең сабый чагын кабатлаучы якыны Артурга бик кадерле күрәмсең!

Шушы минутларда кинотетрга барырга теләге булып та, нинди кино яхшы икәнен белмәгән якташларыбыз бар икән, безгә калса Артур сезгә ярдәмгә килә алачак. Чөнки стенасында аның төрле фильмнар, аларга багышланган аңлатмалар урын алган.

17 апрель туган көнен билгеләп үтүче якташыбыз, йолдызнамә буенча- Кучкар. Димәк, кызу канлылык, шул ук вакытта тиз суыну, тормышны якты учак итү Артурга да хастыр. "Егет булса ут булсын" дип, халык юкка әйтми бит.

P.S. тапшыруның тулы аудиоязмасы "Вконтакте"дагы рәсми төркемебездә урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев