Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Арча районында язгы ташуга әзерлек чаралары күрелә

Арча районында барысы 12 торак пунктка су басу куркынычы яный.

Табигатькә яз килә. Яз – ул кояшлы матур көннәр генә түгел, ә язгы ташу чоры да. Быел кыш үзенең карлы, буранлы көннәре белән истә калыр, мөгаен. Казан федераль университеты галиме Юрий Переведенцев та аны соңгы 100 елда иң карлы кышлар өчлегенә кертте. Март ае җылы килеп, кар тиз арада эри башласа, язгы ташу көчле булырга мөмкин, дип саный ул.

Арча районында барысы 12 торак пунктка су басу куркынычы яный. Бу хакта район гражданнарны саклау идарәсе җитәкчесе Гөлнар Шәрипова хәбәр итте.

“Арча шәһәрендә, Казанбаш, Көтек, Казиле, Күпербаш, Кәче, Апаз, Хәсәншәих, Ашытбаш, Кысна, Түбән Оры, Иске Чүриле авылларында барысы 232 хуҗалык су басу мөмкин булган зонага керә, – ди Гөлнара Шәрипова. – Социаль объектлар, икътисад, тормыш иминлеген тәэмин итүче объектлар, үләт базлары, күперләр, гидротехник корылмалага су басу куркынычы янамый”.

Районда язгы ташуны бәла-казаларсыз үткәреп җибәрүгә юнәлдерелгән чаралар күрелә. Бу хакта гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын булдырмау буенча комиссия утырышында әйтелде. Су үткәрүче канаулар, су торбалары, күперләр кардан һәм чүп-чардан вакытында чистартылып тора.

Су басу куркынычын булдырмау максатында районда яшәүчеләрдән дә битараф булмаулары сорала.

“Күпләп кар эрегәндә күңелсез нәтиҗәләрне киметергә мөмкин, – ди  Гөлнар Шәрипова. – Үз йортлары белән яшәүчеләргә кар суы ага торган канаулар казырга, йорт яны территорияләрен чистартырга онытмаска кирәк”.

Язгы боз аша йөрүнең куркыныч булуын да кисәтә белгечләр. Андый боз тиз ватылырга мөмкин. Елгалар аша чыгарга, текә яр өсләрендә торырга, ярдан боз кисәкләрен  этеп җибәрергә, елагаларда яки сулыкларда тирәнлек үлчәргә ярамый. Язгы ташу хәвеф-хәтәрләрсез узсын!

 

Ашыгыч хезмәтләр телефоннары: 101, 3-35-91, 3-00-20,

Яңа Кенәр аерым посты: 9-11-01,

Үрнәк аерым посты: 5-13-61,

Сеҗе аерым посты: 5-12-01

 

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы су басу турында хәбәр алган очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәртә.

  • Иң беренче газ һәм электрны өзегез.
  • Су акрын күтәрелгән очракта кыйммәтле әйберләрне югары катларга яки чормага менгерегез, хайваннарны чыгарыгыз.
  • Күршеләрегезне кисәтегез, балаларга, өлкәннәргә, инвалидларга куркыныч янаган урыннан китәргә ярдәм итегез. Югары катларга, чормаларга, түбәләргә менегез. Гражданлык хәлләре штабы хәбәрләрен тыңлагыз һәм алар әйткәнәрне төгәл үтәгез.
  • Эвакуациягә әзер булыгыз. Тиз арада куркынычысыз урынга чыгарга тырышыгыз.
  • Үзегез белән документлар, акча, кыйммәтле әйберләр, җылы киемнәр, берничә көнгә җитәрлек азык-төлек, су, шәхси гигиена әйберләре, медицина аптечкасы алыгыз.
  • Су эчендә калсагыз, җылы киемнәрне, аяк киемен салыгыз һәм якын-тирәдә су өстендә йөзүче предметларга ябышырга тырышып, коткару хезмәте килгәнен көтегез.
  • Сулы юлдан машина белән йөрүдән тыелыгыз, агым белән алып китәргә мөмкин. Әгәр су баскан урында калып, машинагыз ватылса, ярдәм чакырыгыз.
  • Иң мөһиме – тынычлык саклагыз һәм куркуга бирелмәгез!

Тулырак: http://arskmedia.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев