Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Араларны якынайта

Вера Логинова кебекләр турында "кыйммәтле хезмәткәр", диләр. Ул хат ташучы, аның һөнәре хәзерге көнгә кадәр дефицит булып тора. Башта Вера Дмитриевна банкта эшли, әмма кадрларны кыскарткач, яңа эш урыны эзләргә мәҗ-бүр була. 7ел элек район почта элемтәсе бүлегенә ул әнә шулай эләгә. Әгәр кеше үзе тотынган эшне намус белән башкара...

Вера Логинова кебекләр турында "кыйммәтле хезмәткәр", диләр. Ул хат ташучы, аның һөнәре хәзерге көнгә кадәр дефицит булып тора.

Башта Вера Дмитриевна банкта эшли, әмма кадрларны кыскарткач, яңа эш урыны эзләргә мәҗ-бүр була. 7ел элек район почта элемтәсе бүлегенә ул әнә шулай эләгә.

Әгәр кеше үзе тотынган эшне намус белән башкара икән, аның нинди вазифа биләве әһәмиятле түгел. Вера Логинова да иртәдән аяк өстендә. Почтаны оста итеп һәм тиз арада тәртипкә китерә, башта аны урамнар буйлап бүлә, аннан адресатларга өләшә. Аның участогы - район үзәге, шул исәптән тимер юл арты урамнарының бер өлеше. Газета-журналларны, хатларны оешмаларга һәм халыкка өлә-шү өчен аңа өч-дүрт тапкыр почтага барып, сумкасын тутырырга туры килә.

Реклама

Эшендә пөхтә, җаваплы, тырыш - аңа коллегалары шундый характеристика бирә. Язылу кампаниясе чорында хат ташучы икеләтә көч сарыф итә, чөнки кешеләргә язылу турында искә төшерергә генә түгел, клиент берничек тә почтага килә алмаса, заказларны рәсмиләштерергә дә туры килә. Мисал өчен, 2013 елның беренче яртысына безнең "Биектау хәбәрләре" - "Высокогорские вести" газетасына язылу нәтиҗәләре буенча Вера Логинова районның иң яхшы хат ташучыларының берсе булып танылды. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки ул үз килиентларын белә, ә алар хат ташучыга ышана. Бүген ул инде агымдагы елның икенче яртысына район газетасына яздыра.

Вера Дмитриевнаны Биектауда яхшы күңелле, аралашучан, тәртипле кеше, хезмәте барысына да кирәкле булган хатын-кыз буларак беләләр.
Рәсемдә: районның үзәк почта бүлекчәсе хат ташучысы Вера Логинова район үзәгендә яшәүче ханым белән аралаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев