Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Анна Захарова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә (+ФОТО)

Бүген 20 апрель көнне Бөреле җәнлек совхозы бистәсендә яшәүче Захарова Анна Михаил кызы үзенең күркәм бәйрәмен - 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Анна Михаил кызы Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне, "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән. Ул ТРның Балык Бистәсе районында туа. Сугыштан соң...

Бүген 20 апрель көнне Бөреле җәнлек совхозы бистәсендә яшәүче Захарова Анна Михаил кызы үзенең күркәм бәйрәмен - 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.

Анна Михаил кызы Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне, "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән.

Ул ТРның Балык Бистәсе районында туа. Сугыштан соң Бөреле җәнлек совхозына бертөркем кешеләр белән эшкә килә. Повар булып эшли башлый. Биредә үзенең булачак ире белән танышы, тормышка чыга. Бергәләп ике бала: ул һәм кыз тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы улы хәзерге вакытта исән түгел. Кызы биектау авылында яши. Гел килеп әнисен карап тора. Анна Захарованың өч оныгы һәм өч оныкчыгы бар.

Юбилярны әлеге бәйрәм белән котлау өчен Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, районның социаль яклау бүлеге җиткчесе Рания Гайнетдинова һәм Бөреле авыл җирлеге башлыгы Таһир Баһаветдиновлар килгән иде.

Рөстәм Галиулла улы юбилярга озын гомер, сәламәтлек, якыннарының кайгыртуын тоеп яшәвен теләде. Шулай ук район башлыгы Россия Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын һәм Биектау районы администрациясе бүләкләрен дә тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев