Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Анна Вислобокова: “Мин кечкенәдән үк урманны, табигатьне яратам”

Агымдагы атнада Бөреле бистәсендә яшәүче Анна Вислобокова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны гомер бәйрәме белән котларга авыл җирлеге башлыгы Таһир Баһаветдинов һәм Биектау районы Башлыгы урынбасары Әнәс Шакиров килде. Алар, юбилярга нык сәламәтлек, озын гомер теләп, район исеменнән бүләкләр тапшырдылар. Бөреле гомуми урта белем бирү мәктәбе укучысы Анна Николаевнаны шигырь сөйләп сөендерде.

Анна Вислобокова Яңа Чишмә авылыннан. Балачагы да шунда узган, Бөек Ватан сугышы газапларын да шунда кичергән. Фронтка киткән әтиләре әйләнеп кайтмаган, һәм Анна әнисе һәм апасы Евдокия белән ялгыз калганнар. Тормыш авыр булган, ачлыктан үлмәс өчен урманга җиләк, чикләвек һәм үләннәр җыярга йөргәннәр.

Үз юлыңны сайлау, белем алу вакыты җиткәч, ул педагогиканы сайлаган.

- Техникумда соңгы имтиханны тапшыргач, безнең алга карта чыгарып куйдылар һәм кая барасыгыз килсә, шул урынны сайлагыз, диделәр. Урманга янәшә яшәгәнлектән, мин табигатьне, үсемлекләр дөньясын бик ярата идем. Карадым да, кайда яшеллек, үсемлекләр күп, шул урынны сайладым. “Менә шушы бистәгә барасым килә, дидем,” - дип исенә төшереп сөйләде күптән узган вакыйгаларны Анна Вислобокова.

Менә шулай Чистай педагогика техникумын тәмамлап, ул язмыш кушуы буенча Бөрелегә килеп урнашкан. Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән һәм биология укытучысы булырга теләп, институтка кергән. Анна Николаевнаны укучылары бик яратканнар һәм хөрмәт иткәннәр. Аның кабинетында тере балыклар да, үләннәр дә, бөҗәкләр дә булган. Үзенең табигатькә карата битараф булмавын, яратуын ул укучыларына да сеңдерә алган.

Үзенең ничек кияүгә чыгуы турында ул бик хисчән итеп, уен-көлке кушып сөйләде. Булачак тормыш иптәше белән алар егет армиядән кайтуга ук танышканнар. Кыз диңгез флоты формасын кигән егеткә бер карашта ук игътибар иткән.

- Әгәр дә юлымда моряк очрый икән, мин аның артыннан әллә кайларга бара, ул күздән югалганчы карап тора алам. Миңа моряклар бик ошый иде шул, - дип елмаеп сөйләде Анна Николаевна.

Бу никахтан аларның ике балалары - уллары Костя белән кызлары Ольга туган. Константин Әфганстанда фаҗигале төстә һәлак булган, ана күңелендә бу зур югалту ачысы әле дә бетмәгән, улының хатларын һәм медальләрен ул әле дә кадерләп саклый. Бүгенге тормышы аның кызы, ике оныгы һәм дүрт оныкчыгы белән бәйле. Рәхмәтле укучылары да яраткан укытучыларын онытмыйлар, янына килеп, хәлен белеп китәләр. Ул аларның һәркайсын шатланып каршы ала.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев