Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

«Җанлы» карта ниләр сөйли?

Мәктәп диварларында балалар өчен кызыклы мәгълүмат күбрәк булган саен, балаларның белем һәм интеллектуаль дәрәҗәсе дә шулкадәр югарырак була. Биектау районының 1 нче урта мәктәбе укытучылары нәкъ менә шундый фикердә. Көн саен, сәгать саен күз төшеп торган мәгълүмат бала күңеленә ныграк сеңеп кала. Мәктәптә диварларның берсе Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап эшләнгән. Ул заманча, QR-кодлар белән эшләнгән һәм үзенә бик күп мәгълүмат туплаган. Биредә Татарстан Республикасында дус-тату яшәүче төрле милләт вәкилләре турында фотолар, алар турында белешмәләр тупланган.

1 нче мәктәп диварына эленгән Татарстан картасы да укучыларны үзенә җәлеп итеп тора. Ул географик карта гына түгел. Зур карта республиканың барлык районнарын һәм шәһәрләрен, анда яшәүче халыкларны, төрле милләт халкының милли киемнәрен, гореф-гадәтләрен сурәтләгән фотолар белән эшләнгән. Карта янында һәрвакыт балалар күп була. Алар телефоннарына QR-кодны күчереп ала да, шул мизгелдә үк Ютуб каналында республикада яшәүче теге яисә бу халык турында бай мәгълүмат пәйда була. Балалар Биектау районында гомер итүче халыклар белән аеруча кызыксына. Күләмле мәйданда төрле реаль предметлардан зур бер композиция - карта ясау идеясен мәктәп директорының милли белем бирү буенча урынбасары Резедә Галиәхмәтова тәкъдим итә.

“Татарстанда 173 милләт вәкиле яши, - ди Резедә Галиәхмәтова. - Әлбәттә, аларның барысы турында да мәгълүматны зур булмаган картага туплап бетерү мөмкин түгел. Әмма республикада күпләп яшәүче милләт вәкилләре турында кирәкле мәгълүматны табып була. Ул бер зур программалы пакет кебек булды. Заманча технологияләр кулланып эшләгәч, карта балаларда зур кызыксыну уятты”.

Татарстанның этнографик картасы формасында эшләнгән карталар мәктәптә берәү генә түгел. Татар теле кабинетында Резедә Галиәхмәтова җитәкчелегендә эшләнгән шундый ук формадагы картаның Биектау районы җирлегенә караган варианты урнаштырылган. Әлеге картада районда туып үскән күренекле фән эшлеклеләре, мәдәният вәкилләре, сәнгать әһелләре портретлары һәм алар турында биографик мәгълүмат урнаштырылган.

Татарстанның этнографик картасына QR-кодны Резедә Галиәхмәтованың коллегасы Рузилә Заһидуллина урнаштырган. Ул әле яшь укытучы, балаларга белем биргәндә дә цифрлы технологияләрне, төрле ноу-хау формаларны актив куллана. Бүгенге көндә мәктәп укучылары һәм укытучылар Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган зур гына стенд булдыру өстендә эшлиләр.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев