Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Ана капиталы акчасыннан – 25 мең сум

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасындагы бүлеге ана капиталы акчасыннан бер тапкыр 25 мең сум акча алу хокукыннан файдаланырга бер ай вакыт калып баруын исегезгә төшерә. Бер тапкыр түләү алу өчен гаризаны, сертификат алу хокукын биргән бала туган көннән соң күпме вакыт узуга бәйсез рәвештә, Россия Федерациясе территориясендә яшәүче, ана капиталы...

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасындагы бүлеге ана капиталы акчасыннан бер тапкыр 25 мең сум акча алу хокукыннан файдаланырга бер ай вакыт калып баруын исегезгә төшерә.

Бер тапкыр түләү алу өчен гаризаны, сертификат алу хокукын биргән бала туган көннән соң күпме вакыт узуга бәйсез рәвештә, Россия Федерациясе территориясендә яшәүче, ана капиталы сертификатына ия булучы һәркем дә бирә ала.

Гаризада ана капиталы сертификатының сериясе һәм номеры, 2 айлык срокта бер тапкыр 25 мең сум, яисә ана капиталының калдыгы 25 мең сумнан кимрәк булган очракта, кимрәк сумма җибәреләчәк исәп реквизитлары күрсәтелә.

- 1 нче июльдән Татарстанда ана капиталы акчасыннан бер тапкыр 25 мең сум акча алуга гаризаны 23 мең гаилә бирде. Шуларның 12 меңе гаризаны Пенсия фонды сайты аша электрон төстә җибәрде, 19 мең гаилә акчаны алдылар да инде, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының Пенсия фонды бүлеге управляющие Эдуард Вафин.

Сертификат хокукы булган, әмма аннан әлегә файдаланмаган гаиләләр Россия Пенсия фондының территориаль бүлекләрендә күпфункцияле үзәкләрдә берьюлы ике гариза яза алалар: беренчесе - ана капиталы сертификатын алу турында һәм икенчесе - аның акчасыннан 25 мең сум алуга.

Әгәр гаиләнең сертификаты булса, бер тапкыр бирелә торган түләүне алу өчен гаризаны Пенсия фонды сайтында "Гражданинның шәхси кабинеты" аша электрон төстә бирә ала. Электрон гаризаны Россия Пенсия фондының сертификатны биргән территориаль органына җибәрергә кирәк. Бер тапкыр түләүгә электрон гариза биргәндә клиентлар хезмәтенә шәхсән үзеңнең килеп йөрүең таләп ителми.

Исегезгә төшерәбез: Пенсия фонды тарафыннан электрон төстә күрсәтелә торган барлык хезмәтләр һәм сервислар Пенсия фондының es.pfrf.ru сайтына берләштерелгән. Пенсия фонды хезмәтләреннән электрон төстә файдалану өчен дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында (gosuslugi.ru) расланган исәп язмасын булдыру зарур. Әгәр дә кеше порталда теркәлгән икән, теркәлгәндә күрсәтелгән логин һәм парольдән файдаланырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев