Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Амелиягә акча җыю дәвам итә

Газетабызның узган санында без организмына D-функциональ аксымы җитмәгән 5 яшьлек Амелия Шагиева турында язган идек. Агымдагы елның май аенда аңа Польшада операция ясау планлаштырыла. Операция өчен 4,5 миллион сум акча кирәк.

Амелия турында материал чыкканнан соң (өч көн дәвамында) операция өчен тагын  105 мең сум акча җыелган.

«Бүгенге көндә без  1.405.000 сум акча тупладык. Соңгы 3 көндә тагын 105 мең сум акча килде. Майга кадәр тагын бер айлап вакыт бар. Игелекле кешеләр ярдәме белән кирәкле акчаны тупларбыз, дип өметләнәбез. Безгә ярдәм иткән һәркемгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез”, - диде безгә, шатланып,  Амелиянең әнисе Диана Шагиева.

27 март көнне Шагиевлар гаиләсе теләге булган һәркемне кызларына операция ясату өчен акча җыюга багышланган хәйрия  концертына чакыра. Керү бәясе 350 сум. Концерт Коркачык станциясе мәдәният йортында 17 сәгать 30 минутта башлана. Концертка электричкага утырып та килергә мөмкин. Хәйрия чарасында юмор остасы Рамиль Шарапов, җырчылар Алинә Даутова, Заринә Хәсәншина, Илгәрәй, Винарис Ильегет һәм башкалар катнаша.

 

Банковские реквизиты для сбора средств на операцию:

ПАО «Сбербанк»

4276 6200 3394 9839

Получатель: Шагиева Диана Динаровна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев