Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Алия Хәйретдинова: “Мин үз тормышымны үзем төзим”

Замана хатын-кызы - нинди ул? Аның хакында бүген дә "ут камап алган ызбага керерлек", "чаптарларны туктатырлык" тәвәккәл, гыйлемле, аралашучан, гаиләсен кайгыртучы, тормыш мәшәкатьләре алдында сынып калмыйлар диләр. Бу чыннан да шулай. Тик замана хатын-кызы боларның барысына да өстәп көчле рухлы да, нәзәкатьле дә, чибәр дә. Биектау телевидениесендә әнә шундый көчле...

Замана хатын-кызы - нинди ул? Аның хакында бүген дә "ут камап алган ызбага керерлек", "чаптарларны туктатырлык" тәвәккәл, гыйлемле, аралашучан, гаиләсен кайгыртучы, тормыш мәшәкатьләре алдында сынып калмыйлар диләр. Бу чыннан да шулай. Тик замана хатын-кызы боларның барысына да өстәп көчле рухлы да, нәзәкатьле дә, чибәр дә.

Биектау телевидениесендә әнә шундый көчле кешеләрнең берсе эшли. Ул - район яңалыкларының алып баручысы, журналист Алия Хәйретдинова.

Күп кенә биектаулылар өчен "Биектау ТВ" һәм Алия Хәйретдинова бербөтен кебек. Аның зәңгәр экраннарда күренүен, авыл җирлекләренә, биектаулыларның өйләренә килүен, район чараларында катнашуын күбесе көтеп ала.

Казанның Дәрвишләр бистәсендә, гаҗәеп салкын гыйнварның бер көнендә дөньяга аваз салган, канат чыгарып, беренче адымнарын ясаган кыз Биектау районын якын итеп, аның бер өлешенә әверелер дип кем уйлаган?! Әлеге гаҗәеп энергиягә ия һәм бер үк вакытта нәзәкатьле журналист кыз белән сезгә әңгәмә тәкъдим итәбез.

- Алия, синең кебек кызу темплар белән яшәүчеләрне, элеккеге гадәт буенча, бишьеллыктан бишьеллыкка яши дип әйтеп булмый. Кирәк булса сәгатендә, минутында чыгып китәсең. Ничек шулай яшәргә өйрәндең? Кайдан шундый характер? Балачактан ук киләме бу?

- Әти-әниләрем өчен бик көтелгән бала булып дөньяга аваз салганмын. Үзләренең барлык мәхәббәтләрен, кайгыртуларын, бөтен барлыкларын миңа багышладылар. Хәзерге вакытта минем ниндилегем, минем уңышларым аларның да хезмәте, аларның да тырышлыгы. Кечкенәдән тик тора белмәгәнмен. Иҗат белән кызыксынуымны белгәч, 4 яшь ярымда мине музыка мәктәбенә биргәннәр. Ә беренче уңышларым мәктәптә укыган чор белән бәйле. Мәктәптә һәрвакытта да мине 1 урын белән котлап эленгән плакатлар эленеп тора иде. Бәйгеләргә дә мин катнашу өчен генә түгел, ә җиңү өчен бара идем. Вокал белән шөгыльләндем, конкурс-фестивальләрдә катнаштым.

Мәктәптә укый башлагач та, фортепиано классына йөрүемне дәвам иттем. Тик классика белән тиз генә "дуслаша" алмадым. Хәтта елый-елый, "бармыйм" дигән вакытларым да булды. Һаман да шул әни туктатты. Шулай да укытучыларым миңа ачкыч тапты: татар җырларына, милли моңнарга тыртылуымны сизеп, татар җырлырын, көйләрен бирәләр иде. Мин Сәйдәшевне, Яруллинны, Яхинны уйнап үстем. Ул вакытта бик популяр булган "Казан сандугачы" бәйгесендә катнаша идем. Шунда җырлавымны күреп, А.Алиш исемендәге балалар иҗаты йортына чакырдылар. Анда опера җырчысы Рәйсә Нуриева, Клара Хәйретдинова, соңрак Миңгол Галиевта шөгыльләндем. Әлеге үзәктә эшләүче балалар композиторы Тәлгать Вәлиев минем өчен махсус язган җырлары да шактый.

Боларның барсы өстенә, ТРның халык артисты Хәлим Җәләлов җитәкләгән театр студиясенә дә йөрдем. Анда миңа гел иң катлаулы, иң җаваплы бирәләр иде. Әкиятләрнең барысында да Убырлы карчыкны уйнап чыктым. Спектакльне карарга килүчеләр, үзәктә эшләүчеләр Убырлының сәхнәгә чыгуын көтәләр иде. (көлә).

- Бөтен барлыгы белән сәнгатькә бирелгән кеше ничек итеп дәүләт хезмәткәрләре әзерли торган уку йортын сайлады икән?

- Якыннарым, туганнарым белән киңәшләшкәч, "Җитдиерәк профессия сайларга кирәк. Хәзерге вакытта күпме җырчы бар, аларның рәтен тулыландырасың киләме" - дип сорадылар. Шулай итеп, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт хезмәте академиясенә укырга кердем. Анда керүемә бер тамчы да үкенмәдем. Анда җитди гыйлемнәр дә алдым, иҗат белән дә шөгыльләндем. Әлеге уку йортында укуым, укытучыларым белән горурланам. Анда әле "Мисс институт - 2005" исеменә лаек та булдым.

- Ничек сине язмыш Биектау районы белән бәйләде?

- 2010 елда Биектау районы Коркачык авылы егете Айратка кияүгә чыктым. Биектауда торып Казанда эшләү авыр булды. Юл газабы, гаилә булу, баланы балалар бакчасына илтү- алу - барысы да бергә җыелгач шактый гына кыенга туры килә. Шуңа күрә Биектау үзәк хастаханәсендә сыйфат буенча менеджер булып эшли башладым. Пациентлар белән сөйләшү, аларның хәлләрен белешү миңа ошый. Хәзерге көнгә кадәр андагы эшемне яратып, табиблар белән килешеп эшлим.

Тик тормыш без дигәнчә генә булмый, башка бер сынаулар үтәргә дә туры килә. Язмышларыбыз күрәсең шулай язылган, ирем белән аерылырга туры килде. Тик ни генә булса да без дуслар булып калуыбызны дәвам итәбез. Кызыбыз Лия белән бәйле барлык сорауларны да бергә хәл итәбез. Әти һәм кызның мөнәсәбәтләре бик җылы һәм якын.

- Ничек журналист булып киттең?

- Кирәкле вакытта - кирәкле урында туры килдем мин. Телевидениедә эшләү теләгем бик зур иде. Шул вакытта Сәламәтлек саклау министрлыгы да хастаханәләр алдына мөһим бер мәсьәлә итеп, аларның эшчәнлеген вакытла матубугтта, телевидениедә яктыртуны бурыч итеп куйды. Шулай итеп мин яза башладым, үзебезнең табибларны телевидение белән сөйләшеп студиягә чакыра башладым. Нәкъ шул вакытта район телевидениесеннән алып баручы китә икән диделәр. Мине вакытлыча аның урынына алып баручы булып эшләргә тәкъдим иттеләр. Барсы да әнә шуннан башланды. Бу 2015 елның июнь ае иде.

- Беренче сюжетлар истә калгандыр инде...

- Беренче вакытта сюжетлар ясарга урыннарга йөрмәдем. Операторыбыз Фәнил Мөхәрләмов төшереп алып кайткан кадрларны карап кына эшли идем. Медиахолдингка директор булып Эльвира Мостафина эшли башлагач, ул мине үз канаты астына алды. Ул бик гадел кеше. Әгәр дә син сюжетларың уңышлы түгел икән, ул аны шунда ук әйтә. Беренче вакытларда ясаган сюжетларым өчен аннан шактый гына шелтә сүзе дә ишетергә дә туры килде. Ләкин мин шундый кеше, әгәр дә урынлы тәнкыйть булса, аны мин шунда ук кабул итәм һәм бу өлкәдә җитешеп бетмәгән гыйлемнәрне алырга тырышам. Ә Эльвира Әнвәр кызы исә үзе белгәннәрне өйрәтергә кызганмый, мин аның сүзләрен йотлыгып тыңлый һәм эшли идем.

Ә менә үзем чыгып беренче сюжет ясаганымны яхшы хәтерлим. Корбан бәйрәме иде. Нишләргә белми торганда Эльвира Әнвәр кызы миңа кәгазь битенә кыскача гына итеп ниләр булырга тиешлеген язып бирде. Мин шул "шпаргалка" белән уңышлы гына сюжетны эшләп чыктым. Аннан Латыйповлар фермасында төшергән сюжет булды. Анда мин беренче тапкыр стенд ап яздырдым. Күпләр нәкъ менә шул вакытта миннән ни дә булса чыгарга мөмкин, дип уйлап куйганнардыр, мөгаен.

- Биектау районы хәзерге вакытта синең өчен нәрсә ул?

- Ул минем мәхәббәтем (көлә). Минем өчен күңелемә якын булган урын. Биектау кешеләре минем өчен зур гаиләм кебек. Биектауга килгәч кенә мин һәр ел фасылының матурлыгын күрдем. Яз көне ничек бөреләр чыгуын, чәчәкләр ачылуын, җәйләрен кошлар сайравын, көзләрен талгын гына яфраклар тибрәлеп җиргә төшүен... һәммәсен дә. Казан халкы моннан мәхрүм. Зур шәһәрдә ул сизелми.

- Нинди темалар турында сөйләргә яратасың?

- Бик яратып сөйли торган өч тема бар. Беренчесе - авыл хуҗалыгы. Быел җәй көне алдынгы авыл хезмәтчәннәрен кырларга чыгып бүләкләүләр барышында яраттым мин аны. Аларның шатлыклы йөзләрен, күзләрен күреп шатлана идек. Икенчесе - спорт. Спортны шулай яраткан, үз иткән районнар бармак белән генә санарлык. Шуларның берсе - Биектау районы. Өченчесе - авыл җирлекләре, табигать, авыл кешеләре белән әңгәмә.

- Журналист булу өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?

- Беренчедән, кешеләрне яратырга кирәк. Чөнки син көн саен кая да булса чыгып китеп, таныш булмаган кешеләр белән аралашасың. Аларның проблемалары булса алар белән кайгырып, шатлыклары булса бергә шатлана белергә кирәк. Икенче сыйфат, һәрвакытта да лаеклы күренү, үзеңне лаеклы тоту, үзеңнең сөйләмеңне камилләштерергә кирәк. Өченче сыйфат - тырышлык. Эш миңа бик авыр вакытларда үз-үземә бикләнмәс өчен ярдәм итте.

- Урамда халык сине таныймы?

- Таныйлар. Киләләр. Сөйләшәләр. Киңәш тә сорыйлар. Шунысы бар, әлеге хәл сиңа аерым бер җаваплылык өсти.

- Журналист кешесе - иҗат кешесе инде ул. Кайдан илһам аласың?

- Эшемә мәхәббәт тагын да зуррак үрләр яуларга канатландыра, илһамландыра.

- Син көчле кешеме?

- Көчле, күп энергияле. Мин үз тормышымны үзем төзим. Тормышымдагы барлык карарларны бары тик үзем генә хәл итәм. Беркем белән дә киңәш итмим. Үз көчләремә ышанам. Шуңа күрә киләчәктә минем янда булырга теләгән ир кеше дә миннән көчлерәк булырга тиеш.

- Синең тормышыңда очраклылыкка урын бармы?

- Бар. Хәтта минем "Биектау ТВ"га килеп эләгүем дә очраклы рәвештә генә иде. Ләкин очраклы гына килеп эләгеп тә, тырышып эшләмәсәң берни дә килеп чыкмаячак. Биектау районында бу бигрәк тә шулай. Матур күзләр белән генә уңышка ирешеп булмый монда. Район үсеше өчен куйган хезмәтең беренче урында.

- Киләчәккә хыяллар, куйган максатлар нинди?

- Киләчәктә уку йортында алган белемем буенча да эшлисем килә. Бу район белән бәйле булырмы ул, әллә башка бер урындамы - анысын белмим. Ләкин хәзерге вакытта журналистика өлкәсендә дә камилләшергә иде. Аннан, кызым Лиямә яхшы әни булырга кирәк.

- Нәрсәдән куркасың?

- Күп кешеләр ялгызлыктан курка. Ә мин, киреченчә үз-үзем белән калып уйларга яратам. Бары тик кызым үсеп җитеп, миңа "Син яхшы әни булмадың!" - дип әйтмәсен дип кенә куркам. Бәлки кайдадыр игътибарым, вакытым җитеп бетми торгандыр...

- Синең өчен бәхет нәрсә ул?

- Иртә белән торып, якыннарымның, туганнарымның исән-саулыгын белү һәм һәрвакытта да минем хезмәтем җәмгыять өчен кирәкле булсын.

- Тормыш девизың итеп алырлык сүзләр бармы?

- "Кешеләрдән күңелен кайтмасын өчен, алардан беркачан да, берни дә көтмә". Бу сүзләрне мин инде күптән укыган идем. Һәр һәрвакытта да ул истә. Үз-үземә генә ышанып, үз-үземә колак салып эшләргә күнеккән мин.

- Тормышыңдагы иң яхшы мизгел.

- 2011 елның 12 апреле. Кызым Лияне табып, хастаханәдән чыккан көнем.

Нечкә билле, сылу гәүдәле, кыйгач кашлы, кара күзле хатын-кызлар... Матур булуларына карамастан, җыйнак, сабыр, түземле, кунакчыл, сынмас рухлы, батыр йөрәкле хатын-кызларның язмышлары кемнәрне генә кызыксындырмый да, кемнәрне генә борчымый?! Хәзерге вакытта андый көчле рухлыларны очратуы бик авыр дисәләр дә, ялгышалар. Андыйлар күп безнең милләттә. Биектауны бөтен барлыгы белән яраткан, "Биектау ТВ" "йолдызы" Алия Хәйретдинова әнә шундыйларның берсе.

P.S. "Биектау" медиахолдингы хәзергесе вакытта Биектау халкы арасында гына түгел, ә Татарстан буенча да хөрмәт һәм танылу казана башлады. Биектау телевидениесе хезмәткәрләре төшергән видеосюжетлар үзәк республика телеканалларында күрсәтелә, журналистлар язган язмалар республика вакытлы матбугаты битләрендә урын ала. Әлеге уңышлар директор Эльвира Мостафина җитәкчелегендә эшләүче тырыш, энергияле коллективның эшчәнлеге нәтиҗәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев