Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Алисә Шакирҗанова- "Биектау FM" йолдызы

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Алисә Шакирҗанова. Бүгенге тапшыруыбызның каһарманы Алисә Шакирҗанова матур, әкияти, сихерле исем иясе. Ул матур, сөйкемле кыз, бәхетле хатын һәм әни, кунакчыл һәм ачык...

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Алисә Шакирҗанова.

Бүгенге тапшыруыбызның каһарманы Алисә Шакирҗанова матур, әкияти, сихерле исем иясе. Ул матур, сөйкемле кыз, бәхетле хатын һәм әни, кунакчыл һәм ачык күңелле хуҗабикә. Ул ашханәдә кайнашырга, кунаклар кабул итәргә ярата. Ире белән ул гаҗәеп кыз бала тәрбияләп үстерәләр. "Генерал хатыны булыр өчен. Лейтенантка кияүгә чыгарга кирәк", дигән "Москва слезам не верит" фильмындагы сүзләр белән ул тулысынча килешә. Иң моһиме хәрби кешегә кияүгә чыкканда әлеге һөнәрне дә яратырга кирәк. Чөнки сөеклесенең генерал булу-булмавы аның хәләл җефетенә дә турыдын-туры бәйле.

Шакирҗановларга гаиләләрендә һәрвакыт мәхәббәт булуын телибез. Балалар алып килүче ләкләкнең малай да алып килүен телибез.

P.S. тапшыруның тулы аудиоязмасы "Вконтакте"дагы рәсми төркемебездә урнаштырылган.

P.P.S. Игътибар! Әлеге тапшыру өчен барлык мәгълүмат та тапшыру героеның "Вконтакте"дагы рәсми битеннән алына. Шунлыктан чынбарлыктан аерым урыннар да булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев