Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Алинә Фәйзрахманова - "Биектау FM" йолдызы

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге тапшыруның каһарманы - Алинә Фәйзрахманова. Гарәп телендә, затлылык мәгънәсенә ия исем җисеменә туры килеп тора. Кояш кебек балкып торучы, чәч төсе дә җәйне хәтерләтүче "йолдыз"ыбыз...

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге тапшыруның каһарманы - Алинә Фәйзрахманова.

Гарәп телендә, затлылык мәгънәсенә ия исем җисеменә туры килеп тора. Кояш кебек балкып торучы, чәч төсе дә җәйне хәтерләтүче "йолдыз"ыбыз иң матур ел фасылының үзе кебек.

Бу тормышта "брюнетка" һәм "блондинка"ларның беренчелек өчен бил алышулары соңга кадәр дәвам итәр, мөгаен. Алинә дә сары чәчлеләрнең лаеклы вәкиле. Елмаючан, көләч йөзле шундый кызлар булганда, ничек инде брюнеткаларга тәхетне биреп була.

9 апрельдә туган көнен билгеләп үтүче Алинә Фәйзрахманова йолдазнамә буенча Кучкар. Өстәп, бүгенге көндә ул яраткан тормыш иптәше, бәхетле әни дип әйтә алабыз.

Яраткан шөгеле чәчәкләр белән бәйле. Күзләрне иркәләүче шул чәчәк бәйләмнәре кебек матур тормыш телибез үзеңә, Алинә!

"Вконтакте" да безнең төркемдә теркәл, икенче тапшыруда безнең алып баручылар нәкъ менә сезнең "йолдызы"гызны кабызырга мөмкин.

P.S. тапшыруның тулы аудиоязмасы "Вконтакте"дагы рәсми төркемебездә урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев