Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Алимент түләмәүчеләр тыныч яши алмый

Моннан ике ел элек Татарстанда алимент кайтару белән шөгыльләнгән махсус эшче төркем оешкан иде. Бу төркемгә суд приставлары хезмәткәрләре, Татарстан прокуратурасы вәкилләре кертелде.

А л а р а л и м е н т түләмәүчеләр белән эшнең нәтиҗәле стратегиясен булдырырга алынды. Республикада алимент түләмәүче 20 мең кеше исәптә тора икән.

Чит төбәк басмаларының б е р с е н д ә а л и м е н т түләмәүче ир-атларны кәҗәләр дип атаганнар иде. Бу алимент түләмәүчеләр арасында кәҗә елында туучылар күп булу белән дә бәйле. Республикада алимент түләмәүчеләр, гадәттә, 30-42 яшьләрдәге ир-атлар. Татарстанда мондый 11 меңнән артык кеше исәпләнә. 42- 54 яшьлекләр 4 меңгә якын. 18-30 яшьлекләр 2414 кеше. Күптән түгел безнең редакциядә Татарстан Республикасы суд приставларының Биектау районы бүлеге суд приставы Сиринә Вәлиуллина булып китте. Без аңа күп кенә ата-аналарны, балаларны борчыган берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

- Н и ө ч е н а л и м е н т түләмиләр?

- М ат ур яши торган гаиләләр, әлбәттә, аерылмый. Ир белән хатын аерылган вакытта бик начар мөгамәләдә була. Шул сәбәпле әни кеше әтиләренең балалары белән аралашуына да каршы була, ир кеше алимент түләүдән баш тарта.

- Алимент түләмәүче кешеләрне ничек эзләп табалар?

- Суд приставлары Федераль хезмәтенең рәсми сайты булдырылган. Анда алимент бурычы булган һәр кеше исәптә тора.

- А л и м е н т түләмәүчеләргә нинди чаралар күрелә?

- Иң элек бурычлы кеше яши торган йортка, фатирга барып, аның милкенә арест салына. Ул кеше махсус хокукларыннан мәхрүм ителә, ике ай һәм аннан да артыграк түләмәгән очракта административ җаваплылыкка тартыла. Моннан соң да ул үз бурычын түләми икән, аңа җинаять эше кузгатыла.

Гүзәл ГАЗИЗУЛЛИНА, Фәнил МӨХӘРЛӘМОВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев