Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Алена Демурчева - "Биектау FM" йолдызы

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Алена Демурчева. Бүгенге "Биектау FM" йолдызы каһарманы көз көне 5 нче ноябрьдә дөньяга килгән. Ул Чаян йолдызлыгы астында туган. Әлеге йолдызлык астында туучылар...

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Алена Демурчева.

Бүгенге "Биектау FM" йолдызы каһарманы көз көне 5 нче ноябрьдә дөньяга килгән. Ул Чаян йолдызлыгы астында туган. Әлеге йолдызлык астында туучылар һәрвакытта да барлык яңалыклардан да хәбәрдар һәм гаделлек яклы кешеләр буларак характерланалар.

Аленаның гаиләсендә яшь аермалары зур булмаган ике бала: кызлары Эллина һәм уллары Андрей үсеп килә. Эллина мәктәптә укый, бию белән шөгыльләнә. Бәләкәй Андрей балалар бакчасына йөри.

Демурчевлар гаиләсе үзләренең ялларын бик күңелле итеп үткәрәләр: сәяхәт итәләр, паркларда йөриләр, бәргәләшеп ниндидер әйберләр ясыйлар.

Тату гаиләгә бәхет, сәламәтлек һәм һәрвакыт шундый күтәренке күңелле һәм актив булып калуларын телибез.

"Вконтакте" да безнең төркемдә теркәл, икенче тапшыруда безнең алып баручылар нәкъ менә сезнең "йолдызы"гызны кабызырга мөмкин. Тагын шунысын да әйтеп китәбез, декабрь аеннан радио «Ай йолдызы»н ачыклый башлады. «Ай йолдызы» булыр өчен "ВКонтакте"дагы рәсми төркемебездә урын алган альбомда күңелегезгә ошаган катнашучыга лайк куярга кирәк.

P.S. тапшыруның тулы аудиоязмасы "Вконтакте"дагы рәсми төркемебездә урнаштырылган.

P.P.S. Игътибар! Әлеге тапшыру өчен барлык мәгълүмат та тапшыру героеның "Вконтакте"дагы рәсми битеннән алына. Шунлыктан чынбарлыктан аерым урыннар да булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев