Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Алексеевск мәктәбендә вафат булган укучы наркотик матдә кулланган

Татарстанның Алексеевск бистәсендә дәрес вакытында 9 сыйныф укучысының үлеме факты буенча җинаять эше кузгатылды. Мәгълүм булганча, 9 сентябрьдә Алексеевск мәктәбендә рус теле дәресе вакытында 2001 елгы яшүсмер һушын югалтып, ашыгыч ярдәм килгәнче вафат була. Моңа кадәр аның ниндидер авыру белән интегүе турында белүчеләр булмый. Россия Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе Чистай...

Татарстанның Алексеевск бистәсендә дәрес вакытында 9 сыйныф укучысының үлеме факты буенча җинаять эше кузгатылды.
Мәгълүм булганча, 9 сентябрьдә Алексеевск мәктәбендә рус теле дәресе вакытында 2001 елгы яшүсмер һушын югалтып, ашыгыч ярдәм килгәнче вафат була. Моңа кадәр аның ниндидер авыру белән интегүе турында белүчеләр булмый. Россия Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе Чистай район тикшерү бүлеге тикшерү башлагач, укучы малайның билгесез наркотик матдә белән агулануы, диясеннән чыгып, әлегә ачыкланмаган яшүсмерләр белән тәмәке һәм электрон сигарет тартканлыгы ачыклана.
Тикшерүчеләр РФ Җинаять кодексының 230нчы маддәсе 3нче бүлеге «а», «б» бүлекчәләре (балигъ булмаган яшүсмерне наркотик, психотроп матдәләр куллануга этәрү һәм саксызлызлыктан үлемгә китерү) нигезендә җинаять эше ачып, тикшерүне дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев